Май чабу - бик күңелле, шаян һәм тәмле бәйрәм. Ул - кышны күңелле итеп озату, якынлашып килүче җылыны, язгы кояшны шатланып көтү. Май чабу бәйрәмендә һәркемне күңел ачарга, шаярырга, коймак ашарга һәм кыш белән саубуллашырга тиеш. Башта балалар Май чабу символлары - коймак, кояш белән таныштылар. Әлеге бәйрәмнең атна буе дәвам итүен һәм һәр көннең үз исеме булуын белделәр, бәйрәм традицияләренә төшенделәр. Аннары балалар күңел ачтылар: биеделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Ә ахырда нәниләрне яраткан әниләре пешергән тәмле коймаклар көтә иде . Бу искиткеч көн җылы һәм күңелле атмосферада узды.