Күршеләре белән тату яшәр өчен, кешеләргә аларның нинди үзенчәлекләре барлыгын белергә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәк. Элек татар авылларында кичке утырулар бик популяр булган. Аулак өй - ул беркадәр вакытка яшь кыз карамагына калдырылган йорт. Әти-әниләре, кунакка киткәндә, кызларын хуҗалыкта калдырганнар һәм аның өйне тәртипле тотуына ышанганнар. Ә авылда бу хәбәр бик тиз таралган, кызлар, егетләр аулак өйгә җыелганнар. Әмма ата-аналар аларга йортны ышанып тапшырганда билгеле бер шарт та куйганнар – күмәкләп нинди дә булса эш башкарырга кирәк булган, мәсәлән, җеп эрләргә, челтәр үрергә, оекбаш бәйләргә. Аулак өйләрдә гармунлы егетләр көтелгән кунак саналган, алардан башка утырмалар узмаган, кызлар-егетләр гармунга кушылып җырлаганнар, биегәннәр. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре хатын-кызларны татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерергә чакырды. Кичәдә катнашучылар табышмакларга җавап бирделәр, борынгы җырлар җырладылар һәм милли уенн