Чара гамьсез рәвештә ташланган бер батареяның да экологиягә һәм табигатькә китергән зыяны турында халыкны агартуга юнәлдерелгән. Акция нәтиҗәсендә җыелган батареялар утильләштерү пунктына тапшырыла. Чарада балалар батареяның нәрсә икәнен, беренче батареяларның кайчан барлыкка килүен һәм аларның нинди төрләре булуын белделәр. Кайсы батареяларның аеруча куркыныч икәнен ачыкладылар. Балалар чүп чиләгенә ыргытылган бер батарея 20 квадрат метр җирне авыр металлар белән пычратканын аңладылар. Батареялардагы селте, кургаш һәм башка куркыныч матдәләр кеше сәламәтлеге һәм безнең әйләнә-тирә табигать өчен куркыныч. Аккумулятор (яңадан корыла торган) батареяларда әйләнә-тирәлек өчен куркыныч булган никель һәм кадмий кушылмалары, никель гидриды һәм литий бар. Бүгенге көндә проблема шунда ки, кешеләр гади батареяның үзендә нинди куркыныч барлыгын белмиләр. Еш кына кулланылган батареяларның йорт буйлап тәртипсез рәвештә сибелеп, көнкүреш чүп-чарлары белән бергә ташлануын күзәтергә мөмкин. Кулланылга