Автор: Гөлчирә Галимова. 6 өлеш. — Тукта, тукта, алай хафаланма әле, бәлки ялларга гына кайткандыр. Балалар хәзер китә, алла теләсә, бүтән очрашмаслар, - диде Габделфәт абый, кулын хатынының иңбашына куеп, аны тынычландырырга теләп.- Амин, шулай гына булсын инде.
— Тукта, тукта, алай хафаланма әле, бәлки ялларга гына кайткандыр. Балалар хәзер китә, алла теләсә, бүтән очрашмаслар, - диде Габделфәт абый, кулын хатынының иңбашына куеп, аны тынычландырырга теләп.
- Амин, шулай гына булсын инде.
Гөлзидә бераз тынычланган кебек булды. Рәсим, хатынын кулыннан тотып, өйгә алып кереп китте.
- Матурым, тынычлан, әйдә иртәгә китәбез, синең бит иртәгә дә ялың. Ә мин телефоннан Харис абыйга шалтыратып әйтәм, бар да әйбәт булыр.
Барысы да әкрен генә тынычландылар. Кич җиткәч, Рәсим Гөлзидәне:”Әйдә, йөреп, һава сулап кайтыйк”, - дип урамга алып чыгып китте. Алар яшь чактагы кебек кулга-кул тотынышып, янә күл буена төшеп киттеләр. Кичке тынлыкта бака тавышларына кушылып чикерткәләр сайрый, камышлар шаулый, берән-сәрән генә ниндидер кош үзенең авазын сала. Үзенә бер төрле сихри моңнар Рәсимнең башын әйләндерә. Ул акрын гына Гөлзидәнең чәчендәге тасманы чишеп җибәрә.
- Нишлисең син? Җилле бит, чәчем чуалачак,- дип Гөлзидә Рәсимгә карый.
- Күптән инде синең чәчләреңнең җилдә тибрәлгәнен күргәнем юк. Бик тә күрәсем килә.
Рәсим акрын гына Гөлзидәнен кулыннан тотты да үзенә тартты. Гөлзидәнең озын чәчләре кызның битен каплады. Рәсим кулы белән Гөлзидәнең чәчләрен алып, битеннән үпте. Гөлзидә сискәнеп куйды. Аның тәненә ниндидер җылылык йөгерде. Рәсим исә Гөлзидәнең ачылып киткән муеныннан акрын гына үбеп, түшенә таба төшә башлады. Гөлзидә бердән уңайсызланса, икенчедән, ниндидер хис дулкынында тибрәлде. Рәсим хатынын көндез онытып калдырган япмага утыртты да назларга кереште. Башта кулларын сыйпады, аннары шартлар дәрәҗәгә җитә башлаган күкрәкләренә җитте. Кыз тартылып куйды. Рәсим аңа назларының ошавын аңлап, тынычланырга ирек бирмичә, бармак башлары белән акрын гына аска таба шудырып төште. Рәсимнең куллары аяк очына җиткәндә, Гөлзидә йолдызларга менү дәрәҗәсенә җиткән иде. Ләкин Рәсим ашыкмады, ул яңабаштан акрын гына аның күкрәкләренә менде. Бармаклары белән түгәрәкләр ясады да янә муены буйлап килеп битеннән сыйпады. Гөлзидәнең күзләренә карап торды һәм иреннәре белән иреннәренә кагылды.
Алар уянып киткәндә, таң ата башлаган иде. Бер-берсенә озак карап ятсалар да торырга, кайтырга кирәк. Беренчедән, черки талый, икенчедән, әнисе югалткандыр. Йөреп кайтабыз дип кенә чыгып киткәннәр иде бит. Чыннан да, Гөлләр апа әле ятмаган булып чыкты. Көндез булган очрашудан соң, ул аларның Раилә белән очрашуыннан курка иде. Балаларының кайтуын күргәч, ул бик шатланды, тик дәшмичә дә калмады.
- Минем йокламаганны беләсез бит, үзегезне бала-чагалар кебек тотмасагыз.
- Әни, ярар инде, ачуланма, без чыннан да яшь чакны искә алдык, - шулай диде дә Рәсим Гөлләр апаны кочып алып, колагына гына:”Файдасы булды бит, карагыз, кызыгыз нинди тыныч,” - диде.
Гөлләр апа Гөлзидәгә күз салды, чыннан да, кызында ниндидер үзгәреш бар. Ул тынычланган, йөзләрендә алсулык, күзләрендә әйтерсең лә бәхет йолдызлары җемелди. “Йә Ходаем, кияү нишләткән соң кызымны?” - дип уйланды Гөлләр. Һәрчак шулай булса ярар иде!
- Ярар, чәй эчеп алыгыз.
- Юк, әнием, рәхмәт.
- Барыгыз алайса, кереп ятыгыз. Инде таң әтәче кычкыра башларга вакыт җитте, - дип көлеп җибәрде ул.
Яшьләр үз бүлмәләренә кереп китте. Гөлләр апаның башында төрле уй йөрде. Раилә генә кабат балаларның тормышын бозмасын!
Раилә уянып китте, башы авырта, эчәргә бернәрсә дә калмаган.
- Тася, син хайван, бөтен эчемлекне бетергәнсең, дуй магазинга.
- Син нәрсә? Әле кибетләр эшләми.
- Таһир, син кая, заначкаң бармы?
- Суыткычта бар, миңа да салыгыз.
- Тася, бар алып кил әле.
- Генералшамы, кара аны, азуы җитте! - Тәслимә теләр-теләмәс кенә суыткычка таба атлады. Раилә өстәл янына килеп утырды да:
- Слушайте, че я придумала! – диде.
Тәслимә, көлемсерәп:
- Нәрсә, Чаллыдан татарчаны онытып кайттың мәллә?
- Хәзер оныттырам!- дип Раилә аягындагы башмагын салып, Тәслимәгә бәрде. Тәслимә алардан яшьрәк булганга, үзен кимсетүләрен белде, тик бернәрсә дә эшли алмады.
Ул, кранны ачып, битләренә салкын су сипте, алай да булышмагач, башын салкын су чиләгенә тыкты. Авыз кипкән, аяклар калтырый, хәл юк. Нишлисең бит, ашарга кирәк. Кулына чәйнек алып, су тутырды да чәй куеп җибәрде, хәлсез куллары белән бәрәңге әрчеп, табага турады да кыздыра башлады. Аның башындагы уй-фикерләре буталды. Нишләдем мин? Нигә болай булды? Нигә дип аларга ияреп йөрим? Ничек булса да алардан качарга кирәк. Кичә дә, авыл башындагы әбинең өенә кергәндә, йөрәксез кала башладым. Өйдә юк дип алдадылар, әби өйдә булып чыкты. Раиләләрне, әбине үтереп чыктылар дип торам, юк, качарга кирәк, болай булса, төрмәгә эләгүең көн кебек ачык.
- Че, заснула что ли? Тася, давай тизрәк.
Раилә бар көченә кычкырып җибәрде.
- Әйдә, бәрәңге пеште, - дип әйтеп тә бетермәде, Тәслимә янына тагын бер башмак килеп төште.
- Өстәл әзерлә, я, пожалуй, поем.
Өстәл янына җыелышкач, Таһир Раиләгә карап алды да:
- Нәрсә уйладың инде? Тагын берәр әби йортына керәбезме?
- Юк, бу юлы эшләмичә акча алабыз.
- Ничек инде?
- Кичә бер балалы хатынны күрдек бит, так вот, ул - минем малай.
- Нәрсә сөйлисең, синең нинди малаең булсын, ди?
Тәслимә сораулы карашын Раиләгә төбәде.
Раилә аннан-моннан, сөйләргә кирәк дип тапканны гына аларга сөйләде.
- Так что, малай минеке, әгәр малайны алып каласылары килсә, түләсеннәр. Бүген үк районга барабыз, акча сорарга, мунча ягып юынып чыгыйк, пахмельне куарга кирәк. Человеческий вид алырга и вперёд.
Кич җиткәндә, өч дус районга таба юл алды. Таныш йортка килеп җиткәч, Раилә үзен зур түрә кебек тота башлады.
- Менә шушы йорт безне миллионер итә.
Тәслимә, аптырап:
- Ничек йорт кешене баетсын, ди?
- Җүләр, йорт түгел, йортта торучылар, аңлый да алмыйсың, сарык, кайчан кеше булырсың инде?
- Мин кеше идем, ә хәзер үземне дуңгыздан да начаррак хис итәм.
- Син нәрсә, баш күтәрә башладыңмы?
Раилә бар көченә Тәслимәнең аркасына сугып җибәрде. Кисәктән сукканга, Тәслимә ишек кырыендагы урындыкка бәрелеп, җиргә ауды.
- Нишлисең, тилердең мәллә?
- Еще пикнешь, пожалеешь, поняла?
Янә Тәслимәгә кизәнеп:
- Тыныңны да чыгарма, монда утыр. Әгәр дә полиция хезмәткәрен күрсәң, безне кисәтерсең, төчкерәсеңме, өрәсеңме - үзеңә кара. Ә без теге савым сыерларын савып чыгабыз.
Таһир белән Раилә кереп китте. Тәслимә сакта калды.
- Җаным, ишекне ач әле, минем кулым пычрак, - диде аш бүлмәсеннән Гөлзидә Рәсимгә, ишек тавышы ишеткәч.
Рәсим ишекне ачып җибәргәч, үзен өстенә салкын су сипкән кебек хис итте. Каршысында Раилә белән сакал-мыек баскан ир басып тора иде.
- Сәлам, бывший муж, керергә ярыймы? Сөйләшәсе сүз бар, өйгә керик, урамда сөйләшә торган сүз түгел.
- Ярый, кер, тик үзең генә.
- Ладно, Таһир, бар төш, мине аста көтегез.
Раилә өйгә керде дә бүлмәләрне карап йөри башлады.
- Смотри, яшь хатының уңган, чиста, молодец.
Бүлмәгә Раилә кергәч, Гөлзидә үз күзенә үзе ышанмады. Аның кулыннан яңа гына кайнар чәй салган чәшкәсе төшеп ватылды, түгелгән кайнар чәй аягын пешерде. Рәсим Раиләне этеп җибәрде дә суыткычтан катык алып, Гөлзидәнең аягына сөртте.
- Кара инде моны, бозау был, бозау и остался. Бигрәк җүләр бит син, нинди яшь хатының оста файдалана синнән, шунда миннән дә.
- Ничек мин синнән файдаландым? Әйт, ник килдең?
- Ярый, турыдан әйтәм, миңа акча кирәк. Син үзең кысыр сыер, бозаулый алмыйсың, хотя сиңа бу кирәк тә түгел. Үгез бозавың яныңда, ә эт малаен сиңа мин калдырдым. Так что гони бабки за щенка.
- Яп авызыңны, син бит үз малаең турында әйтәсең. Үзең баш тартканыңны оныттыңмы? Сиңа бала түгел, аракы кирәк иде. Хәер, сиңа әле дә шул гына кирәк. Без сиңа булыша алмыйбыз. Син Гөлзидәгә рәхмәт әйтергә тиеш, синең балаңны карап, назлап үстергән өчен. Мин сине үзгәргән дип уйлап йөрдем.— Рәсим аздан гына Раиләгә сугып җибәрмәде.
- Тукта, тукта, синең миндә эшең булмасын. Вот что, миңа бер миллион акча бирәсез һәм мин бүтән сезгә килмим, ә пока бер биш мең бир, иначе баланы тартып алам.
Рәсимнең ачуы чыкты. Ул Раиләнең кулыннан тотты да:
- Синең улың юк, аннан баш тарттың, безне куркытма, бәйләнеп йөрсәң, полиция хезмәткәрләре чакырам. Ә менә монысы баш төзәтергә, - дип Рәсим мең сум акчаны Раилә кулына тоттырды да ишектән төртеп чыгарып җибәрде.
Раиләнең җен ачуы чыкты, ул аска төште, ләкин нәрсә булганын әйтмәде.
- Менә сезгә мең сум, баш төзәтергә, ә ахырдан шуңа тагын берничә ноль өстәлгәнен алабыз. Хәзергә акчалары юк, мин усал кеше түгел, акча җыярга ике атна бирдем. Әйдәгез, сыра алыйк та кайтыйк.
Кич белән Раилә нәрсә эшләргә дә белмәде. Ул Рәсимнәрдән ничек акча алып булу хакында уйлый башлады.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.