Найти в Дзене

Борынгы кулъязмаларны һәм иске китапларны саклыйк!

Безгә еш кына фәнни экспедицияләрдә йөрергә туры килә. Җәй җитү белән илебезнең татарлар яшәгән төрле почмакларына чыгып әби-бабалардан калган борынгы язма истәлекләр эзләп йөрүдә булабыз. Эзләгән тапкан, ташка кадак каккан, дигәндәй, археографик материал, төгәлрәк әйткәндә инкыйлабка кадәр язылган борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар кая гына барсак та, әле һаман табылып тора, гәрчә инде алар күптәннән череп беткәннәрдер кебек тоелса да. Экспедицияләр аеруча бик мөһим урын алып тора, чөнки, нигездә, шулар ярдәмендә генә татар халкының язма истәлекләре табыла. Шунысын да әйтергә кирәк, экспедицияләрдән табып алып кайтылган борынгы китаплар сәламәтлеккә куркыныч яный торган тузан белән капланган, кәгазь гөмбәчекләре белән зарарланган, тычкан-күселәр тарафыннан кимерелгән була. Бу эштән һич курыкмыйча, һәр китапны щеткалар белән чистартып, тузанын кагып, тышлап, кеше тотып укырлык хәлгә китерергә кирәк. Шуңа күрә экспедицияләргә йөрмәгән, материалларны эзләп йөргәндә, эшкәрткәндә күргә

Безгә еш кына фәнни экспедицияләрдә йөрергә туры килә. Җәй җитү белән илебезнең татарлар яшәгән төрле почмакларына чыгып әби-бабалардан калган борынгы язма истәлекләр эзләп йөрүдә булабыз. Эзләгән тапкан, ташка кадак каккан, дигәндәй, археографик материал, төгәлрәк әйткәндә инкыйлабка кадәр язылган борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар кая гына барсак та, әле һаман табылып тора, гәрчә инде алар күптәннән череп беткәннәрдер кебек тоелса да. Экспедицияләр аеруча бик мөһим урын алып тора, чөнки, нигездә, шулар ярдәмендә генә татар халкының язма истәлекләре табыла.

Шунысын да әйтергә кирәк, экспедицияләрдән табып алып кайтылган борынгы китаплар сәламәтлеккә куркыныч яный торган тузан белән капланган, кәгазь гөмбәчекләре белән зарарланган, тычкан-күселәр тарафыннан кимерелгән була. Бу эштән һич курыкмыйча, һәр китапны щеткалар белән чистартып, тузанын кагып, тышлап, кеше тотып укырлык хәлгә китерергә кирәк. Шуңа күрә экспедицияләргә йөрмәгән, материалларны эзләп йөргәндә, эшкәрткәндә күргән авырлыкларны, мәшәкатьләрне үз җилкәсендә татып карамаган кеше археографик материалларның кадерен дә белә алмыйдыр, мөгаен.

1931 елгы кулъязма
1931 елгы кулъязма

Сүз уңаеннан шуны әйтәсе килә, дәүләт архивларының берсендә шундый акылга сыймый торган күренешкә тап булган бар. Шунда эшләүче бер хезмәткәр борынгы документларны киштәләрдән идәнгә тотып бәреп чыгуын һәм соңыннан аларны җыеп алып архивка шөгыльләнергә килгән кешеләргә өләшеп йөргәнен күргәч, безнең өчен бу чын мәгънәсендә шок булды. Ничек шул рәвешле борынгылардан калган хәзинәләрне кадерсезләргә мөмкин!? Әлеге хезмәткәр гомерендә бер мәртәбә дә археографик материаллар җыю авырлыкларын татып та карамаган икәне көн кебек ачык.

Кадерсезләү генә түгел, кайвакыт хәтта экспедициядән алып кайткан материалларны эшкәрткәннән соң калган “чүп-чарны”, ягъни кәгазь калдыкларын, бик кечкенә ертык кисәкләрен, гөмбәчекләр белән яки күгәреп нык зарарланган битләрне дә ташларга кул бармый.

Кешеләр үзләре ул китапларны өйләрендә кадерләп сакласа, әби-бабалардан калган, татар халкы мирасына караган истәлекләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, сакчыл караш арта, киләчәк буын да аларны үз өйләрендә ниндидер изге нәрсә кебек кадерләп кенә сакланганнарын күреп үссәләр, бу менә дигән рухи кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән тәрбия чарасы булып та хезмәт итәргә мөмкин.

Экспедицияләрдә йөргәндә без һәрвакыт диярлек шундый хәбәр ишетәбез: кайбер авылда яшәүчеләр борынгы кулъязмаларны кая куярга белмәгәч, зиратка алып барып күмәләр икән. Шулай итеп, никадәр хәзинәнең, ягъни халкыбызның зур мирасы юкка чыкканына кайгырырга гына кала. Әйтәсе килгән сүз шул: борынгы кулъязмаларны, иске китапларны зиратка күмү – ул бик начар гадәт, болай эшләргә һич тә ярамый. Һичьюгы кызыксынучы кешеләргә, мәчетләргә, музейларга тапшырырга кирәк, чөнки алар татар халкының кыйммәтле мирасын тәшкил итә.