Интернет, прогрессның иң әһәмиятле казанышларының берсе буларак, кардиналь рәвештә үзгәрде һәм заманча кешенең тормышын формалаштыруны дәвам итә. Ел саен февральнең икенче сишәмбесендә Халыкара куркынычсыз интернет көне билгеләп үтелә. Россиядә бу бәйрәмгә интернетны һәм цифрлы технологияләрне куркынычсыз һәм уңай куллану мәсьәләләренә багышланган «Куркынычсыз Рунет атналыгы» акциясе туры килә. Әлеге акция кысаларында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан гимназиясе укучылары өчен “Мәгълүмати дөньяда куркынычсызлык” дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында гимназистлар китапханәче белән бергә интернет, интернет - куркынычсызлык, мәгълүмати куркынычсызлык, мәгълүмати террорчылыкның нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар. Глобаль челтәрнең куркынычсызлыгын, интернетта эшли башлар алдыннан барысын да белергә тиешле төп кагыйдәләрне санап чыктылар һәм интернетта мошенниклыктан ничек сакланырга икәнен белделәр. Чара видеоролик һәм викторина белән үрелеп барды. Очрашу
Гимназия балалары куркынычсыз интернет кагыйдәләре белән таныштылар
11 февраля 202511 фев 2025
3
~1 мин