Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Дөньялыкта урынкаең буш...

Күренекле шагыйрь Марис Нәзировны юксынып Хөрмәтле гәзит укучылар!
Гәзитебездә “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар...” дигән яңа рубрика башладык. Аның аталышы татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфан шигыреннән алынды. Бу рубрика астында татар һәм башкорт халыкларына билгеле шәхесләребез чыгыш ясар дип өметләнәбез. Ул язмаларда халкыбызның әдәби, мәдәни, сәяси тормышында мөһим урын алып торган шәхесләр, авторларыбызның шәхси якыннары турында сүз барыр. Аларда юксынулар да, сагынулар да, үкенүләр дә чагылыш табар. Әйләнә-тирә дөньябыз күптөрле булган кебек, ул язмалар да эчтәлеге ягыннан төрле булыр.
Бу рубриканың үзенчәлеге шунда: кеше гомере — бер мизгел, дигән кебек, еллар үткән дә киткән, язмаларыбыз геройларына әлеге сүзләр үзләре исән чагында әйтелмәгән, алар инде хәзер аны ишетә дә, укый да алмый. Чөнки үткәнгә без язган хатлар бара алмый, шулай да, шагыйрь әйтмешли, “киләчәккә хатлар барып җитә”. Шулай булгач, безнең бурыч — алар турындагы фикерләрне, әйтәсе сүзләребезне бүгенге укучыга

Күренекле шагыйрь Марис Нәзировны юксынып

Хөрмәтле гәзит укучылар!
Гәзитебездә “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар...” дигән яңа рубрика башладык. Аның аталышы татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфан шигыреннән алынды. Бу рубрика астында татар һәм башкорт халыкларына билгеле шәхесләребез чыгыш ясар дип өметләнәбез. Ул язмаларда халкыбызның әдәби, мәдәни, сәяси тормышында мөһим урын алып торган шәхесләр, авторларыбызның шәхси якыннары турында сүз барыр. Аларда юксынулар да, сагынулар да, үкенүләр дә чагылыш табар. Әйләнә-тирә дөньябыз күптөрле булган кебек, ул язмалар да эчтәлеге ягыннан төрле булыр.
Бу рубриканың үзенчәлеге шунда: кеше гомере — бер мизгел, дигән кебек, еллар үткән дә киткән, язмаларыбыз геройларына әлеге сүзләр үзләре исән чагында әйтелмәгән, алар инде хәзер аны ишетә дә, укый да алмый. Чөнки үткәнгә без язган хатлар бара алмый, шулай да, шагыйрь әйтмешли, “киләчәккә хатлар барып җитә”. Шулай булгач, безнең бурыч — алар турындагы фикерләрне, әйтәсе сүзләребезне бүгенге укучыга, яшьләргә җиткерү. Замандашларыбыз да шул язмалардан фәһем алсын, нәтиҗә ясасын, соңыннан үкенерлек булмасын иде.
Сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз, бу рубрикага үзегезнең язмаларыгызны, фикерләрегезне җибәрә аласыз. Аны почта аша редакция адресына, я булмаса, хаt.barmi@mail.ru электрон почтасына юлларга мөмкин. Сездән хатлар көтәбез.


Мендәрне ничәмә кат җайлаштырып башны терәсәң дә, керфекләргә йокы эленми. Олыгайгач, инәем шулай мазасызлана иде.
– Нигә йокламыйсың, тынгысызланасың? – дип сорасаң:
– Иләктәген – чиләккә, чиләктәген иләккә бушатып ятам, – дияр иде сабыр гына.
Хисле күңелле, кинаяле сүзле инәем, үткәннәре хакында моңсуланып уйланып, ул иләк-чиләк дигәннәрендә безне тормыш җилләрендә җилгәргән дөньялыкны һәм мәңгелек – ахирәтне күз уңында тоткандыр, бәлки.
Менә үзем хатирәләр иләген илим. Хатлар бармый торган җирләргә – бакыйлыкка күчкән газизләрем бәгырьне өзә. Әтәй-инәем, бертуган абыем, өч апам, башка якыннарым, дусларым, танышларым. Һәм син...
Күпләр кемнәр белән, ничек күрешеп-танышканын төгәл-ачык искә ала. Ә без синең белән күрешеп түгел, гәзит аша таныштык. Юк, юк, ниндидер игъланнар аша түгел. Без гәзит битләрендәге шигырьләр аша таныштык: синең ул чакта ук сокландыргыч камил тоелган әсәрләрең һәм үземнең шигъри юлларым. Райондаш башка иҗатчыларның язмалары белән бергә, Чакмагышның “Игенче” гәзитендә басылды алар. Соңгарак, үткән гасырның җитмешенче елларында, Башкортстан китап нәшриятында чыгарылган, яңа каләм тибрәтүчеләрне берләштергән “Яшь көчләр” җыентыкларында чордаш дусларыбыз ишәйде: Нурия Измайлова, Рафига Закирова (Рафига Усманова), Халисә Мөдәрисова, Халисә Шәмсетдинова (Халисә Рәйхан), Мөхәммәт Закиров һ. б.
Үз күргәнгә, язганнарың җаныма аһәңдәш булгангадыр, иҗатыңны, күз яздырмый, укып барырга әвәсләндем. Ул арада, Ватан чакыруы буенча, армия сафларына басып, Төрекмәнстан якларында, саксауллар, барханнар һәм ком бураннары төбәгендә “солдат йөген тартып” кайттың. Аннары ике дистә елга якын хезмәт салачак урынга – рес­публиканың “Кызыл таң” гәзите редакциясенә эшкә урнаштың. Әдәби хезмәткәр, республиканың көньягындагы район һәм шәһәрләрдә редакциянең үз хәбәрчесе, икътисади мәсьәләләр буенча мөхәррир-күзәтүче, бүлек мөдире сыйфатында үткер каләмле журналист буларак танылдың.
Шигъри иҗатың да халыкка иреште: кыска дисбе төймәләре санынча – 33 яшеңдә, юкарак булса да, Уфада китап нәшриятында — “Чакматаш” беренче шигырьләр җыентыгың, аннары “Мәңгелек очыш”, “Йолдызлар табын кора” дигән китапларың дөнья күрде. Туган җир тойгысы да, туган тел тойгысы да йөрәк түреңдә мәңгелеккә берләшкән, береккән булганга, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев язганча, “Казаннарга китеп торып калган талантлы татар якташларга” иярми, гомерлеккә туган республикабызга тугры калдың, шушында хезмәт һәм иҗат иттең.
“Тәнемне, гәүдәмне йөрткән
Көчемне бассыннар,
Ташлап салкын бәкегә,
Утларга салсыннар –
Шул хәлдә дә мин калырмын
Чын ил улы булып;
Туган телемне яклармын,
Күкрәгемне куеп”, –
дигән сүзләрең яшәү шигарең, һич бозмас антың булды.
1994 елда “Янә утларга керәм” җыентыгың чыкты. Ул синең дәүләт нәшриятында ана телебездә чыгарылган беренче китабың, минем “Китап”та яңа оештырылган Башкортстан халыклары әдәбияты бүлегендә тәүге “карлыгачым” иде. Автограф яздың: “Менә, ниһаять, беренче иҗат җимешебезне кулга алдык. Тәүге коймак-белен төерле була, диләр. Моның шулай килеп чыкмавына сөенәм. Рәхмәт яусын!”
Сине һөнәри үрләр алга әйдәде: “Тулпар” журналында җаваплы сәркәтип булдың, баш мөхәррир урынбасары итеп тәгаенләндең. Кече Ватаныбыз, үзең язганча, “бәрәкәтле Чакмагыш җиренең” тарту көчендә шунда кайтып, “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире вазыйфасына җигелдең. Туктаусыз эзләнүләрдә, камилләшүдә иҗатың үсеште, аккошлар сөюедәй садә мәхәббәтле парыңны шунда таптың, аның һәм Нур Даутов, Рим Хәсәнов, башка көйязарлар белән илһамлы хезмәттәшлектә “Очмыйча син түзеп кара”, “Яшьлегемнең тавышы син”, “Сез кайларда, татар угланнары?”, “Әтиемнең каты куллары”, “Күз карашың китми күңелдән”, “Саумысыз, януларым!”, “Бер сүзеңнән бәхетлемен” кебек халык күтәреп алган, яраткан җырларың язылды.
Игътибарлы, ихтирамлы идең, аралашулар җанга – рәхәт, куелган ниятләргә куәт бирде, түгәрәк даталы гомер бәйрәмнәре уртак шатлык китерде.
Безгә бергәләп янә ике саллы китабыңның чыгуына куанырга насыйп булды: 2002 елда “Еллар кары” җыентыгың, 2009 елда – алтмыш яшьлек юбилееңа – “Иңнәреңдә канат барда” шигырьләр һәм җырлар тупланмаң укучыларга тәкъдим ителде. Соңгысы – исән чагыңда чыгарылган соңгы китабың, тәкъдиреңне сиземләгәндәй, моңа кадәр язганнарыңа йомгак ясау, әдәбият сөючеләр алдында үзенчәлекле хисап тоту иде.
Башкортстан Язучылар берлегендә Татар әдипләре берләшмәсенең җитәкчесе буларак, милләттәш яшь иҗатчыларны мәйданга чыгаруга көч салдың, армый-талмый кулъязмалар карап, тикшереп, киңәшләр бирдең, үз табышларыңны да риясыз, мулдан бүлештең. “Китап” нәшриятының еллык тематик планнарына куеласы кулъязмаларны хуплауда, башлап язучылар мөнбәре – “Акчарлак” альманахын әзерләүдә, башка күмәк җыентыкларны туплауда фикер-киңәшләрең төпле, нигезле булды.
Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури язган бит:
“Бер адым алга басам да
Әйләнәм мин артыма.
Кайда басканнар икән, дип,
Күз саламын халкыма”.
Син милли әдәбиятыбызда да, милли мохиттә дә әйдәүче идең. Шулай булыр иде һаман да, тик дөньялыкта урынкаең буш. Исән булсаң, язучыларның буыннар чылбырын тоташтырган корыч боҗра булыр идең, халкыңа да, әдәбиятта да сүзең ныклы, ышанычлы һәм ышандырырлык әйтелер иде. Һаман:
“Учларыма утлар аламын да
Уты сүнгән кешеләрнең шакыйм
Боз каплаган күңел тәрәзен”, –
дип җылы һәм якты өләшүдә мәшгуль калыр идең. Әмма киткәннәргә шарт фигыль кулланып булмый, аларны хәтерләү, сагыну гына мөмкин. 2024 елда синең – күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Халыкара ПЕН-клуб әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Башкортстан татарларының беренче, икенче съездларын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, илсөяр һәм милләтпәрвәр зат Марис Нәзировның 75 еллыгына, парың – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сихри моң иясе Фәүзә Гасакированың 70 еллыгына багышлап уздырылган хәтер кичәләрендәгедәй... Һәм – күңелдән генә хатлар язу, чөнки үткәннәргә кадимге хатлар бармый. Ахирәттәгеләребезгә, сиңа да ирешүе өметле бердәнбер хат – дога, аның барыр җире дә анык: “И Илаһым, Марис Назыйф улының урыны җәннәт түрләрендә булса иде!”
Төн уртасы да узган. Дөньялыктагыларны сызылыр таң, яңа мәшәкать-хәстәрләре белән яңа көн көтә...

Динә МОРЗАКАЕВА.