Ашханәдәге дежур торучылар өстәлне әзерләү процессын олыларның ярдәменнән башка гына башкаралар: дөрес итеп тәлинкәләрне, чынаякларны, кашык һәм чәнечкеләрне куялар, өстәл уртасына салфеткалы стакан куярга да онытмыйлар. Бу яшьтә дежур вазыйфаларын сыйфатлы башкару өчен эш күләме зур әһәмияткә ия. Биш яшьтәге балаларга бер-берсенең эшен исәпкә алу, гамәлләрне үзара килешеп эшләү авыр бирелә. Шуның белән кизү торуны оештыру формасы да билгеләнә. Уку елының беренче яртысында көн саен төркемдәге өстәлләр санынча дежур билгеләү максатка ярашлы. Елның икенче яртысында ашханә буенча дежур вазыйфаларын ике бала җиңел үти. Урта төркем балаларына кизү тору турында тәрбияче искә төшерә. Дежур бала өчен алъяпкыч пычранудан саклау гына түгел, ә җаваплы биремне башкаручының эмблемасы да. Төгәл оештыру һәм нәтиҗәле методик ярдәм күрсәтү өчен төркемдә «ашханә буенча дежурлар почмагы» стенды ясалган. Махсус оештырылган күзәтүләр барышында кече тәрбияче хезмәте турындагы күзаллауларга таянып, тәрбияче