Укучыларда сөйләм культурасы, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү, сүгенүгә каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатында Кызыл Байракта Бөтендөнья норматив булмаган сүзләргә каршы көрәш көненә багышланган "Матур сөйлә" әхлак дәресе үткәрелде. Чарада начар сүзләр, сленг һәм жаргон төшенчәләренең мәгънәсе турында фикер алыштылар. «Сүгенү сүзләренең кешегә тәэсире» видеороликларын, әлеге темага ералашның серияләрен карадылар. Балалар шулай ук РФ Административ хокук бозулар кодексында цензурасыз сүгенү өчен җаваплылык каралганын белделәр. Телләр нормалары, сөйләм культурасы, олылар да, балалар да белергә һәм сөйләмдә кулланырга тиешле әдәпле сүзләр турында сөйләштеләр. Начар һәм тупас сүзләр кешене тәрбиясез һәм белемсез итеп тасвирлый. Бу сүзләр, вируслар кебек, сөйләмне пычрата. Теләсә нинди "әшәке" сүз йөрәгебездә кара тап калдыра. «Яхшы сүз дәвалый, яман сүз имгәтә», – дип юкка гына әйтмиләр. Балалар сүгенүдән котылу өчен күбрәк укырга, шигырьләр өйрәнергә, яхшы музыка тыңларга, спектакльл