Эрих Фроммның "Бегство от свободы" китабы борчылу (тревога) халәтен анализлауга багышлана. Борчылу һәркемгә хас,әйе бит? Күңелне корт кебек ашап тора инде ул. Эссе табада сикергән кебек, әле бер әйбегә барып ябышасың, әле икенчесенә. Күңелдә һич тынгылык юк. Үзеңне һәрдаим ниндидер эш белән тәэмин итәргә кирәк, югыйсә көнең заяга үткән кебек була инде имеш... Сезгә бу халәт танышмы ? Чынлыкта исә, бертуктаусыз нидер эшләү, көнне гел файдалы(продуктив) итеп үткәрергә ашкыну үз-үзеңнән,эчке ялгызлыктан качу омтылышы булырга мөмкин икән. Әлеге китап миңа шундый хакыйкать ачты.
Автор коллык чорларын искә ала, ул вакытта кешеләр физик тоткылыкта яшәгән ди.Акрынлап ул вакытлар үткән, кеше азатлыкка ирешкән әмма, аңы белән ул барыбер тоткынлыкта калган дигән фикер җиткерә Фромм («Мозг человека живет в двацатом столетии,а сердца большинства все еще обитают в каменном веке» ; «Людям требуются мифы и идолы,чтобы выдерживать факт своего одиночества,чтобы примириться с тем, что не существует авторитета,придающего жизни смысл,кроме него самого» ).
Тарихка күз салсак, элек крепостной крестьяннарның көн-күреше турыдан-туры феодалларга бәйле булган. Крепостнойлык бетерелгәч, күп кенә крестьяннар барыбер дә үз хуҗаларына бәйле булып яшәүне хуп күргәннәр.Кирәкми безгә ирек, тоткын буласыбыз килә имеш. Боларны мәктәптә тарих укытучыбыз сөйләгәннәрдән хәтерлим. Ник дигәндә, билгесезлек куркыта, мөстәкыйльлек – үз тормышың өчен җаваплылык алуны күз уңында тота. Син инде хуҗаң кушканны баш иеп эшләп ятарга гына түгел, үзең карарлар кабул итеп, тормыш итәргә тиеш буласың бит . Мөгаен, шуңа да күп кенә крепостной крестьяннар «ирек» дигән зур бүләкне бер дә шатланып кабул итмәгәннәр.
Крепостнойларны, кабул ителмәгән бүләкләрне читкә куеп торып, ,кире Фроммга әйләнеп кайтык. Автор бәйлелекне (эмоциональ) эчке борчылудан (тревога) һәм ялгызлыктан арынуның негатив юлы дип атый. Ә позитив, яки продуктив юл нинди соң ? Кешенең үз-үзен югалтмыйча (бәйле булганда, кеше үзен югалта, аны авторитет «йота» ягъни авторитетның кыймәттләрен, гадәтләрен, уйларын һ.б бәйле кеше үзенеке итеп тоя башлый) башка берәүләр белән мөнәсәбәткә керүе,ихлас булуы ди, Фромм. Уңай юлга ачык мисал итеп ул ярату һәм продуктив хезмәтне китерә. Нәрсә соң ул продуктив дигәндә, автор бу терминга да бик мәхәббәтле аңлатма бирә. Продуктивлык аның фикеренчә, кешенең үз мөмкинлекләрен сәләтләрен, теләкләрен кулланып яшәве, эшләве. (самореализация)
Алга таба Фромм әлеге хезмәтендә ирек формалашуны төрле гасырлар кысаларында карый. Бу урында китаптан берничә цитата китерәсем килә: «Средневековое общество не лишало индивида его свободы,потому что «индивид» еще не существовал:человек все еще был привязан к миру первичными узами» ; «В конце Средневековья ...увеличилась важность капитала,личной экономической инициативы и конкуренции...Растущий индивидуализм был заметен во всех классах общества...»; «Ренессанс был культурой богатого и могущественного высшего класса...экономическая активность и богатство давали им ( людям прим.) ощущение свободы и чувство индивидуальности...Они стали более свободными , но и более одинокими».
Капитализм чорында кешеләр арасында бер-берсен «обьект» буларак кабул итү тенденциясе барлыкка килә ди, автор. Кешеләр үз максатларына ирешү өчен төрле манипуляцяләр кулланалар һәм әле кирәк булса, «конкурентларын» юкка чыгару, үтереп ташлауны да тарсынып тормыйлар. Ирек аларга бер яктан көч, потенциал , яңа мөмкинлекләр алып килсә,икенче яктан – -изоляция,шикләнү,скептицизм һәм инде нәтиҗә буларак – бертуктаусыз борчылу халәте (тревожность) «бүләк итә». Кешеләрнең бүгенге көндә котырынып зур дәрәҗәләргә , дан-шөхрәткә ирешү омтылышын Фромм үз-үзләренә ышанычлары булмауны (сомнение в себе) компетсацияләү ысулы буларак күрә. («...слава оказывается средством заглушить собственные сомнения»; «Слава приобретает функцию,сходную с функцией египетских пирамид...»; «...если имя человека известно его современникам и если можно надеяться ,что оно сохранится в веках, то жизнь человека приобретает смысл и значение именно как отражение суждений других людей»)
Бүгенге көн кешесе урта гасырлар кешесеннән күпкә иреклерәк булса да, алмашка яңа бәйлелек, азатлыктан мәхрүм итүче фактордар туа. Мәсәлән, шуларның берсе- кеше фикеренә бәйле булу ди, Фромм. Без тышкы яктан азатлыкка ирешеп (крепостнойлык,коллык чорларын үтеп) эчке яктан яңа бәйлелекләргә тарыдык. Берәүәр өчен башкаларның аның турыда ни уйлаулары шулкадәр мөһим ки, бар кешегә ярарга тырышып, ул ахыр чиктә, үзен бөтенләй югалта. Ни теләгәнен, үзенә ни ошаганын белми,аңламый башлый.
Ирек үзе белән ялгызлык, изоляция алып килә дигән идек алдарак. Фромм шул иректән качу механизмнарын да анализлый. Менә алар: 1) авторитаризм ( буйсыну- буйсындыруга корылган мөнәсәбәтләр: садизм һәм мазохизм) . 2) Җимерүгә омтылу (авторитаризмда әле симбиоз мөнәсәбәтләр булса, монда обьектны бөтенләй юк итү омтылышы күзәтелә) 3)Автомат конформизмы( кеше үзе булудан туктый,ул мәдәни паттерннар тәкъдим иткән модельне үзенеке итеп кабул итеп ала , башкалардан аерыласы килми,башкалар кебек булырга тырыша.Нәтиҗә-кеше үз-үзен югалта) Бу механизмнар барсы да ялгызлыктан котылу чарасы булып тора.
Әлеге хезмәттә бик кызыксынып укыган әйберләрнең тагын берсе – нацизм психологиясе дигән бүлек булды. Шаккатып укыдым ул өлешләрне, хәйран калдым. Нацизм нигезендә эчке арганлык, өметсезлек ята икән.Фромм бу өлештә Гитлер персонасына берникадәр анализ бирә , аның ничек «көчсезләр» рәтендәге кешедән хаким дәрәҗәсенә күтәрелүен аңлатып күрсәтә.
Китап ахырында Фромм ирекнең уңай төсмерен сурәтләп бирә. Монда ул ирекне табигыйлык, самимилык белән берлектә карый. Чын-чынлап «файдалы» иреккә кеше үзенең мөмкинлекләрен ,сәләтләрен тормышка ашырып,үзе булып калганда гына ирешә ди ул.(самореализовавшись)
Инде йомгаклау өлешенә күчеп, китап хакында гомуми фикерләремне җиткерәсем килә. "Бегство от свободы" — кешенең иреккә булган мөнәсәбәтен тирәнтен анализлаучы китап дип уйлыйм. Фроммның концепцияләре бүгенге көндә дә актуаль булып кала, чөнки җәмгыятьтәге тоталитар тенденцияләр һәм индивидуальлек проблемалары хәзер дә күзәтелә. Бу китап укучыга үз-үзен аңларга, җәмгыятьтәге үз урынын табарга ярдәм итәр дип уйлыйм. Әлеге хезмәтне мин эмоциональ бәйлелеккә еш таручы кешеләргә укырга киңәш итәр идем. Шунсын искәртү мөһим: мәкалә кысаларында мин үземнең күңелемдә яңгыраш тапкан өлешләргә генә тирәнтен тукталдым. Хезмәт бик тирән, анда фикерләр мул . Уйлау сәләтен үстерергә теләгәннәргә әлеге китапны бик теләп тәкъдим итәм .