1 марттан Россиядә транспорт чараларын Дәүләт автоинспекциясендә теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Бу хакта «Защита» Мәскәү адвокатлар коллегиясе филиалы җитәкчесе Анатолий Миронов хәбәр итте, дип яза «Прайм»агентлыгы.
Төп үзгәрешләрнең берсе автомобильне теркәү вакытында ОСАГО полисын күрсәтү кирәклеген гамәлдән чыгару булачак. Юрист сүзләренчә, бу ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтәчәк һәм машина хуҗалары өчен документлар рәсмиләштерү вакытын кыскартачак.
Миронов шулай ук билгеләп үткәнчә, иминиятләштерелмәгән автомобильләр саны арту ихтималы турындагы куркулар нигезсез, чөнки «транспорт чарасының теләсә нинди хәрәкәте иминиятләштерү белән озатылырга тиеш».
Тагын бер яңалык автомобильне сатканнан соң теркәүне туктату мөмкинлегенә кагыла. Бу хуҗага яңа милекче тарафыннан кылынган хокук бозулар өчен штрафлардан качарга мөмкинлек бирәчәк. Әмма мондый мөмкинлек бары тик килешү Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерелгән, нотариус тарафыннан расланган яки суд карары буенча гамәлгә ашырылган очракта гына мөмкин булачак.
Моннан тыш, 1 марттан автомобильне утильләштерү җыемын түләмичә теркәү мөмкин булмаячак. Шуңа да карамастан, адвокат фикеренчә, бу үзгәрешләр гади машина хуҗасы бюджетына сизелерлек йогынты ясамаска тиеш.