Ә иң мөһиме, укучыларның киң даирәсенә туган телдә укырга мөмкинлек бирәләр. Ул “Туган ягым” проекты астында нәшрият ителә. Шулай ук социаль челтәрнең Вконтакте кушымтасында “Югары Ослан. Татарча” төркеме көн дәвамында алып барыла. 2024 ел ахырына якынлаша. Ел буе бу юнәлештә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясарга вакыт. “Югары Ослан. Татарча” группасына бүгенге көнгә 228 кеше язылган, ә язмаларны укучылар саны күпкә артыграк. Группада газета сайтында чыккан мәкаләләр куела. Язылучылар кызыксыну белән хәерле иртә, хәерле кич теләгән фото-рубрикаларны, бакчачыларга, хуҗабикәләргә багышланган файдалы киңәшләрне, татар халкының яраткан язучылары Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин шигырьләрен укыйлар. Ел дәвамында әлеге группада 2200 дән артык пост чыккан. Ә иң игътибарга лаек язмалар ул безнең белән янәшә яшәгән, районыбызның күренекле, хөрмәткә лаек шәхесләре турында уку, мөгаен. Алар кемгәдер күршеләр, авылдашлар, хезмәттәшләр, туганнар бит. 2024 елны Россия Президенты В.В.Путинның Гаилә елы дип игъ