Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Шеланга балалары өй токмачы кисәргә өйрәнделәр

Гади генә авыл ризыгы булса да, дөрес әзерләнгән токмач - ул тулы бер сәнгать дияргә була. Чара барышында барлык катнашучыларны матур гореф-гадәт «яшь киленнәр токмачы» йоласы белән таныштырдылар. Укучы балаларга камыр әзерләү серләрен ачтылар һәм камырны ничек матур итеп басарга, җәяргә, аннары вак итеп турарга кирәклеген күрсәттеләр. Мастер-класс вакытында барысы да туган өйләрендә кебек хис иттеләр. Мастер-класста катнашучылар өй токмачын әниләре, әбиләре еш пешерүен, әмма үзләре беренче тапкыр әзерләүләрен әйттеләр. Балалар токмачны әзерләү бик мавыктыргыч икәненә инангач, дәрестә алган күнекмәләрен якыннарын сөендерер өчен өйдә кулланачакбыз дигән нәтиҗә ясадылар.

Гади генә авыл ризыгы булса да, дөрес әзерләнгән токмач - ул тулы бер сәнгать дияргә була.

Чара барышында барлык катнашучыларны матур гореф-гадәт «яшь киленнәр токмачы» йоласы белән таныштырдылар. Укучы балаларга камыр әзерләү серләрен ачтылар һәм камырны ничек матур итеп басарга, җәяргә, аннары вак итеп турарга кирәклеген күрсәттеләр.

Мастер-класс вакытында барысы да туган өйләрендә кебек хис иттеләр. Мастер-класста катнашучылар өй токмачын әниләре, әбиләре еш пешерүен, әмма үзләре беренче тапкыр әзерләүләрен әйттеләр. Балалар токмачны әзерләү бик мавыктыргыч икәненә инангач, дәрестә алган күнекмәләрен якыннарын сөендерер өчен өйдә кулланачакбыз дигән нәтиҗә ясадылар.