Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Эрих Фромм «Искусство любить»: мин гомумән ярата белмим икән»

Эрих Фроммның «Искусство любить» китабы яратуның ни икәнен һәм аның тормышыбыздагы урынын тирәнрәк аңларга теләгән һәркем өчен чын мәгънәсендә табыш дип саныйм. Үзем әлеге китапны укып чыккач, мин гомумән ярата белмим икән дигән фикергә килдем. Гәрчә инде буй җитсәм дә...Тормышта булсам да.. Әгәр берничә ел элек «ярату — сәнгать, яратырга өйрәнергә кирәк әле ул» дисәләр , мин бу фикерне көлеп кенә кабул иткән булыр идем. «Ничек инде яратырга өйрәнергә? Мәхәббәт дәресләре дә була микәнни? Мәхәббәт хис бит инде ул, ничек инде аны методичкалар аркылы укып өйрәнәсең? » дип уйлаган булыр идем, мөгаен. Ләкин, Фромм китабын укып чыккач,ярату чыннан да «сәнгать» икән һәм ул сәнгатьне үзләштерү өчен безгә шактый көч вә тырышлык кирәк дигән фикергә килдем. Фромм яратуны хис буларак кына түгел, ә сәләт буларак бәяли,мөнәсәбәтләрдә эмоциональ ачыклык һәм эмпатиянең мөһимлеген ассызыклый. Чынлап торып яратырга өйрәнү өчен башта үз-үзеңне танып белергә, үз өстеңдә эшләргә кирәк

Эрих Фроммның «Искусство любить» китабы яратуның ни икәнен һәм аның тормышыбыздагы урынын тирәнрәк аңларга теләгән һәркем өчен чын мәгънәсендә табыш дип саныйм. Үзем әлеге китапны укып чыккач, мин гомумән ярата белмим икән дигән фикергә килдем. Гәрчә инде буй җитсәм дә...Тормышта булсам да.. Әгәр берничә ел элек «ярату — сәнгать, яратырга өйрәнергә кирәк әле ул» дисәләр , мин бу фикерне көлеп кенә кабул иткән булыр идем. «Ничек инде яратырга өйрәнергә? Мәхәббәт дәресләре дә була микәнни? Мәхәббәт хис бит инде ул, ничек инде аны методичкалар аркылы укып өйрәнәсең? » дип уйлаган булыр идем, мөгаен. Ләкин, Фромм китабын укып чыккач,ярату чыннан да «сәнгать» икән һәм ул сәнгатьне үзләштерү өчен безгә шактый көч вә тырышлык кирәк дигән фикергә килдем.

Фромм яратуны хис буларак кына түгел, ә сәләт буларак бәяли,мөнәсәбәтләрдә эмоциональ ачыклык һәм эмпатиянең мөһимлеген ассызыклый. Чынлап торып яратырга өйрәнү өчен башта үз-үзеңне танып белергә, үз өстеңдә эшләргә кирәк дигән фикер җиткерә.

Әлеге хезмәттә күңелемдә яңгыраш тапкан иң кызыклы цитаталарның берсе : «Большинство людей видят проблему в том, чтобы быть любимыми, а не в том, чтобы любить, обладать способностью к любви. Поэтому для них проблема заключается в том, как вызвать любовь, а не в том ,чтобы стать привлекательными.»

Бу фразадагы " стать привлекательными " ягъни, үзебезчә әйтсәк, мәхәббәтле булу, кешеләрне үзеңә тартып торырга өйрәнү тышкы матурлыкны гына түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләр өчен сине чын мәгънәсендә матаур итә торган эчке сыйфатларны да күз уңында тота. Мәсәлән, нинди сыйфатлар ул дигәндә:

· Эмоциональ яктан җитлеккәнлек( үз хисләреңне аңлый һәм башкаларга дөрес итеп җиткерә белү, шулай ук башкаларны да кайгырта белү)

· Үзеңне шәхес буларак камилләштерүгә омтылу

· Игелек һәм кайгыртучанлык: башкаларга карата игътибарлы булу , ярдәм итү.

· Үз-үзеңә ышану: үзеңне ниниди бар шундый итеп кабул итү

· Юмор хисе: үз-үзеңнән көлә белү һәм уңай атмосфера тудыру.

Димәк, мәхәббәт фронтында проблемаларыбыз булса, иң беренче чиратта «Мин үзем ярата беләм микән соң?» дигән сорау кую ,бәлкем бик урынлыдыр. Алайса без бит гадәттә бүтәннәрдән өмет итәбез.

Тагын бер мәхәббәтле цитата : « Зависть, ревность, амбиции, любой вид алчности - все это страсти. Любовь может проявляться только в условиях свободы и никогда в результате принуждения.» Монда Фромм ярату мәҗбүрилек шартларында була алмый, ике якның да теләкләре исәпкә алынырга тиеш һәм дә бер-береңне хөрмәт итү мөһим дигән фикер җиткерә. Хөрмәт итү дигәннән, автор фикеренчә, кешене аңламыйча хөрмәт итеп булмый. Башта син аны аңларга тиеш. Аңлау булмаганда кайгырту һәм җаваплылык (җаваплылыкка мисал: синең иптәшең авыр хәлләргә тарый һәм аңа терәк кирәк. Син моны тоясың һәм аңа ярдәм итәсең) сукыр ди автор. Ә аңлау үз чиратында эчкерсез кайгыртудан башка мөмкин түгел дигән фикер җиткерә. Ягъни, син кайгыртасың күңелең шулай кушканга, ә нинди дә булса файда эзләп түгел. Ә хөрмәт итү үзе ни соң ул? Фромм- кешене ничек бар шулай кабул итү ди. Ягъни, мөнәсәбәтләрдә ике як та үз-үзенә тугрылыгын саклый. «Миңа синең кире булуың яисә оялчан булуың ошамый, син үзгәрергә тиеш, шул очракта гына бергә була алабыз» ише ультиматумнар кую, бер туктаусыз «Син дөрес уйламыйсың, дөрес эшләмисең, дөрес яшәмисең..син мондый,син тегенди» дип тәкрарлап тору хөрмәт итү булмый инде димәк. Сөйгәнеңне, яраткан кешеңне үзеңә яраклаштырырга теләү буладыр бу минемчә. Ә нәрсә соң ул аңлау? Аңлау-ди автор- үзең турында гына уйлауны читкә куеп торып, башка кешене барлык халәтендә дә аермачык күрү. (Мәсәлән, кеше бүтәннәргә күрсәтмәсә дә, кайгырып йөрергә мөмкин, яисә нәрсәгәдер дулкынлана һәм борчыла. Син бераз игътибарлырак булсаң, аның бу халәтен сизәсең яисә тоемлыйсың һәм аңа битараф калмыйсың).

Фроммның бу китабы яратуның барлык формаларына да ачыклык кертә. Монда ата-ана яратуы да бар ( «Любовь мамы- безусловная, ее не нужно приобретать, и не нужно заслуживать», «Отец-это тот,кто научит ребенка, как ему войти в мир. Его любовь не безусловна...») гомумән, кешеләрнең бер-берсен яратуы («Братская любовь- это любовь ко всем людям. Это ощущение единства со всеми людьми.») , үз-үзеңне ярату («Эгоизм и любовь к себе – взаимно противоположны. Эгоистичный человек любит себя слишком слабо, а не слишком сильно...» ; «Если человек способен любить только других,он не способен любить вообще» ); Аллаһ Тәгаләне ярату («Бог оказался превращен в Генерального Директора фирмы «Вселенная Инкорпорейтед»)

Китапның ахрында ярату сәнгатенә һәм гомумән, нинди дә булса сәнгатькә төшенүнең шартлары күрсәтелә. Мәсәлән, минем үземнең яратыр өчен дисциплина кирәк икән дип уйлап та караганым юк иде. Кирәк икән шул. Игътибар (сосредоточенность) та кирәк икән. («Ведь научится сосредоточиваться - значит уметь оставаться всегда самим собой, что как раз и является условием способности любить.»). Аннан сабырлык, игътибарлылык, кызыксынучанлык һәм башка шартлар да бар икән. Алар белән тулырак китапның үзен укып танышырга мөмкин.

Фроммның әлеге хезмәте шактый әзерлекле аудитория өчен каралган дип уйлыйм. Авторның теле, фикерләре –фәлсәфи. Ул ярату сәнгатен хирург осталыгы белән эченә кереп, тирәнтен анализлый. Әлеге китап фикер йөртү сәләтен үстергә теләүчеләр өчен, кешеләр белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга теләүчеләр һәм ярата белү сәләтен үстерергә теләүчеләр өчен менә дигән табыш! Аны укып чыккач, мин хезмәттәшләремә , дусларыма, якыннарыма карата игьтибарлырак була башладым. Тирә-юньдәге кешеләр белән мөнәсәбәтләрем яхшырды.

Гомуми нәтиҗә ясап әйтсәк, Эрих Фромның « Искусство любить» китабы чын мәгьнәсендә игътибарга лаек!Укырга тәкъдим итәм.