Найти в Дзене

Эх, авылым

Эх, авылым, синдә яшәр идем! Яшәр идем бер дә китмичә. Җиләк җыя- җыя,  Яфрагыннан чык тамчыларын бер дә түкмичә. Яшәр идем һәрбер таңың күреп, Сукмаклардан йөгереп күлләргә. Эх,авылым, синдә яшәр идем, Китмәс идем башка җирләргә. Кар яудырып ап- ак кышлар килә, Көмеш туннар кия өйләрең. Якты юллардан Яңа ел килә, Киләчәкнең ачып серләрен. " Нәрсәсе бар инде? "- дияр берәү. Аңлатасы булыр ахрысы: Балачагым белән авылымда Йөрәгемнең калган яртысы... Наиля Зарипова

Эх, авылым, синдә яшәр идем!

Яшәр идем бер дә китмичә.

Җиләк җыя- җыя, 

Яфрагыннан чык тамчыларын бер дә түкмичә.

Яшәр идем һәрбер таңың күреп,

Сукмаклардан йөгереп күлләргә.

Эх,авылым, синдә яшәр идем,

Китмәс идем башка җирләргә.

Кар яудырып ап- ак кышлар килә,

Көмеш туннар кия өйләрең.

Якты юллардан Яңа ел килә,

Киләчәкнең ачып серләрен.

" Нәрсәсе бар инде? "- дияр берәү.

Аңлатасы булыр ахрысы:

Балачагым белән авылымда

Йөрәгемнең калган яртысы...

Наиля Зарипова