Бу көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзләренең укучылары өчен «Йөрәктән йөрәккә» дип аталган аралашу дәресе уздырды. Балаларга Халыкара инвалидлар көненең барлыкка килү тарихын, «үзенчәлекле кешеләр»нең кемнәр булуларын һәм ни өчен аларны шулай атаганнарын, аларның тормышларында очраган проблемалар турында сөйләделәр. Укучылар, авыруларына карамастан, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр: сукыр музыкантлар, рәссамнар, танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре, илебез параолимпиячеләр турында белделәр. Балалар кайбер практик күнегүләрдә «махсус кешеләргә» сәламәт кеше өчен авыр булмаган шөгыльләрне: күзләрне йомып рәсем ясауның, предметны бер урыннан икенче урынга күчерүнең никадәр авыр икәнен үзләрендә сизделәр. Шулай ук балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, ишарәләр ярдәмендә табышмаклар чиштеләр һәм яхшылык турындагы мәкальләрне әйтеп бетерделәр. Чара азагында балалар, яхшылыкны һәркемгә җиткерү өчен, теләкләр язылган йөрәкләрне тактага беркеттеләр һәм тематик м