Югары Осланның Салихҗан мәчетенә Гаилә елы ябылуга багышланган “Гаилә – бәхет учагы” дип аталган чарага бик күп кунаклар җыелды. Алар арасында районыбызның имамнары, үрнәк гаиләләр, мәктәп укучылары бар иде. Чара азан әйтеп, бергәләп җәмәгать намазы уку белән башланып китте. Бәйрәмне ачып, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина үзенең чыгышында гаиләнең һәрбер кешегә кирәкле җылы учак булуын, һәрвакытта да кешегә кайтып сыенырлык нигез, тыныч почмак кирәклеген, ни генә булмасын, кеше гаилә кочагында ял итүен, рухи көч җыюын, күңелен бушатып, күңел җәрәхәтләреннән дәва табуын ассызыклап үтте. Тату, дус, бердәм гаиләләр генә ыру-нәселебезнең абруен арттыруын, сәламәт тормыш нигезен тәшкил итүен әйтте. Гаиләнең татарлар тормышындагы урынын, гаиләдә шәхес тәрбияләү, район мәктәпләрендә укучы татар балалары, аларга белем бирүче укытучылар алдында торган бурычларны билгеләп үтте. Гали хәзрәт Җиһаншин үзенең үтемле чыгышын яшь буынга – булачак әтиләргә, әниләр