Рустелле тәрбиячеләр арасында ел саен уздырыла торган “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дип аталган республикакүләм конкурс балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең үзенең дәүләт теленә мөнәсәбәтен, белемгә омтылышын, күрше милләт вәкилләренә карата булган игътибарын билгели торган бәйге. Ул районыбыз үзәгендә урнашкан “Кояшкай” исемле билингваль (ике телдә тәрбия бирүче) мәйданчыкта узды. Катнашучылар арасында “Кояшкай”, Каенкай”, “Салават күпере” һәм Макыл авылы балалар бакчалары бар иде. “Кояшкай” тәрбиячесе Светлана Ширяева беренче урынны яулады һәм район данын республикада яклаячак. Инде тугыз ел рәттән «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе уза. Аның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, туган телебезгә карата мәхәббәт уяту. Югары Ослан мәктәпләрендә акция 9-10 ноябрь көннәрендә 10 мәйданчыкта узды. Ә район үзәге мәчетендә район җәмәгатьчелеге җыелып, үзләренең телләренә булган мөнәсәбәтен дәлилләде. Акциядә барлыгы 722 кеш