Балалар волонтерларның кемнәр икәнен, аларның ярдәме һәм эше төрлечә һәм төрле яклап - янгыннар, су басулар вакытында ярдәм итү, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр, хайваннар һәм кошлар турында кайгырту икәнен белделәр. Тәрбияче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга волонтерлар ярдәмчесе булырга тәкъдим итте. Балалар уен рәвешендә приюттагы хайваннарны вольерларга урнаштырырга булыштылар, урман хайваннарын нинди азык белән тукландырырга, кошларга кыш көне ничек булышырга икәнен белделәр. Балаларны волонтерлыкка җәлеп итеп, балаларда яхшылык, ярдәм итү, кызгану, юл кую, гафу үтенү, яхшы гамәлләр кылу теләге кебек сыйфатлар формалаша. Якыннарыбызга ярдәм итеп - без үзебезгә ярдәм итәбез, - диләр “Салават күпере” балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре.