Бу көнне тәрбияләнүчеләр аның барлыкка килү тарихы, очрашканда әйтелергә мөмкин булган сәламләү сүзләре, ишарәләр белән таныштылар, кешеләрнең үз туган телләрендә бер-берсен ничек сәламләүләрен белделәр. Балалар үзләре дәттөркемдә яшьтәшләрен ничек итеп иртәнге сәламләү төрен сайладылар. Барлык сәламләүләрдә дә иң мөһиме үзеңнең бер-береңә карата дустанә мөнәсәбәтеңне күрсәтү. Сәламләү - ул этикетның бер өлеше генә түгел, бу хөрмәт билгесе дә. Ә җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту традицияләренә һәм нормаларына хөрмәтне балачактан тәрбияләргә кирәк. Бу матур көнне алган дусларча сәламләүләр, шатлыклы хисләр һәм яхшы кәеф тәрбияләнүчеләр өчен истә калыр.