Найти в Дзене
Кряшены

16 апрельдә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Солдат җөрәге турында...»гы («Сердце солдата») патриотик концертка көтеп

16 апрельдә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Солдат җөрәге турында...»гы («Сердце солдата») патриотик концертка көтеп кала🤩 Концерт музыкаль спектакль форматында узачак. Тамашачы төп герой белән 3 сугышны күрә алачак: ⭐️1812 елдагы Наполеонга каршы сугыш, ⭐️1914-1918 еллардагы I Бөтендөнья сугышы, ⭐️1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышы. Бөек Ватан сугышының бу музыкаль спектакльдә күрсәтелә торган солдат образының прототибы – керәшен геройлары генерал-лейтенант Дмитрий Карбышев һәм Берлиндагы Рейхстагны алуга шаһит булган карендәшебез, Казанда яшәүче Александр Малов. Концерт ахырында халык көйләре, нагайбәкләр җыруы, сугыш чоры җырлары яңгыраячак. 📍Урыны: Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында. @tuganaylar_2002

16 апрельдә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Солдат җөрәге турында...»гы («Сердце солдата») патриотик концертка көтеп кала🤩

Концерт музыкаль спектакль форматында узачак. Тамашачы төп герой белән 3 сугышны күрә алачак:

⭐️1812 елдагы Наполеонга каршы сугыш,

⭐️1914-1918 еллардагы I Бөтендөнья сугышы,

⭐️1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышы.

Бөек Ватан сугышының бу музыкаль спектакльдә күрсәтелә торган солдат образының прототибы – керәшен геройлары генерал-лейтенант Дмитрий Карбышев һәм Берлиндагы Рейхстагны алуга шаһит булган карендәшебез, Казанда яшәүче Александр Малов.

Концерт ахырында халык көйләре, нагайбәкләр җыруы, сугыш чоры җырлары яңгыраячак.

📍Урыны: Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында.

@tuganaylar_2002