Найти в Дзене

1 апрельдә йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз

1 апрельдә йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз

2 апрельдә елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. Апрель аена халык сынамышлары.

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.

Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.

Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.

Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.

Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.

Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.

Апрельдә карлыгачлар килмәсә, ясалкын язга.

Дәвамын сайтта укыгыз: