Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

🥇🥈🥉 Татарстан чаңгычылары Большунов һәм Терентьева Ил Кубогы этабын оттылар

🥇🥈🥉 Татарстан чаңгычылары Большунов һәм Терентьева Ил Кубогы этабын оттылар. Хатын-кызлар зачетында финалга барлыгы 76 спортчы катнашты. Аларның иң яхшысы Наталья Терентьева булды. Татарстан вәкиле 26 минут 23,7 секунд нәтиҗә күрсәтте һәм Мурманск өлкәсендә инде икенче алтын медален алды. Икенче урынны Түбән Новгород өлкәсеннән Анастасия Кулешова яулады, ул җиңүчедән 19,6 секундка артта калды. Бронза Дарья Непряевада (Татарстан, +23,7). Ир-атлар арасында барлык призерлар өчлеге атаклы Александр Большунов (22 минут 38,6 секунд) җитәкчелегендәге Татарстан вәкилләреннән торды. Аның икенче килгән Савелий Коростелевтан өстенлеге аерым старттан шундый кыска дистанция өчен шактый зур булды (+13,5 секунд). Бронза медальне Сергей Ардашев алды (+23,5). Киләсе атнада ФосАгро-Россия Кубогы финалының хәлиткеч стартлары булачак.

🥇🥈🥉 Татарстан чаңгычылары Большунов һәм Терентьева Ил Кубогы этабын оттылар.

Хатын-кызлар зачетында финалга барлыгы 76 спортчы катнашты. Аларның иң яхшысы Наталья Терентьева булды. Татарстан вәкиле 26 минут 23,7 секунд нәтиҗә күрсәтте һәм Мурманск өлкәсендә инде икенче алтын медален алды.

Икенче урынны Түбән Новгород өлкәсеннән Анастасия Кулешова яулады, ул җиңүчедән 19,6 секундка артта калды. Бронза Дарья Непряевада (Татарстан, +23,7).

Ир-атлар арасында барлык призерлар өчлеге атаклы Александр Большунов (22 минут 38,6 секунд) җитәкчелегендәге Татарстан вәкилләреннән торды.

Аның икенче килгән Савелий Коростелевтан өстенлеге аерым старттан шундый кыска дистанция өчен шактый зур булды (+13,5 секунд). Бронза медальне Сергей Ардашев алды (+23,5).

Киләсе атнада ФосАгро-Россия Кубогы финалының хәлиткеч стартлары булачак.