Римма Борисовадан шигъри тәлгәшләр📃 Римма Борисова Питрәч районының Янсуар авылында туган. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши, укытучы булып эшли. 🕊️Кайтыгызчы туган ягыгызга Тагын язлар килде туган якка, Очып кайтты киткән кошлар да. Әче тау да кар юрганын салды, Яшел үлән күренә кашларда. Табигатьне уятырга теләп Кояш көлә биек күкләрдән, Ялгыз йортлар яңа өмет белән Исән - имин чыкты кышлардан. Бераз кыегаеп түбәләре, Төшсә төште китек калае, Ватылса да тәрәзә өлгесе, Әле ишелмичә кала алды. Көтә әле язын кошлар кебек Киткән балаларның кайтуын, Күршеләрнең ачык капкасыннан Ишетә ул таныш чыр- чуны. Өметләнә әле ялгыз нигез "Балаларым кайтып керер"-дип, Ишектәге күгәргән йозакны Ачар ачкычлары булыр дип. Бик кызганыч бу ташландык йортлар, Аларның да бар бит җаннары, Кайчандыр гөр килеп торган өйләр Үкенечле хәлгә калганнар. Мәңгелеккә килмәгәнбез җиргә, Көч бар чакта кайтып күрегез, Туып- үскән нигезләрнең кадерен, Үзегез исән чакта белегез!