🌼Мәлкән авылының асыл заты - акыллы, сабыр, җитез Раиса Сизова Керәшенчә марафонда катнашучы Лариса Әхмәтшина туганы, авылдашы Раиса Сизова (Хәбирова) турында сөйләде☺️ 📝Рая апа — минем бабайның туганнан туган энесе Микәй дәдәйнең кызы. Рая апа Микәй дәдәй белән Суфия җиңгинең җиде балалы зур гаиләсендә 1954нче елның 14 нче ноябрендә алтынчы бала булып туа. Холкы, төс-кыяфәте белән дә җиңгигә ошаган ул: тыныч, сабыр, бик акыллы, искиткеч тырыш, эшчән, бик туган җанлы кеше ул. Без гомер буе кара-каршы күршеләр булдык, аралашып, ашка-суга йөрешеп, йомышка керешеп яшәдек. Микәй дәдәй минем бабайны гел сагынып, якын итеп искә ала, ә әбиемне-бәбүтәне бик хөрмәт итә, аннан бераз шүрли дә, аны тыңлый иде. Менә шушы туганлык һәм хөрмәт Микәй дәдәйнең балаларына да күчкән иде. ДӘВАМЫ:👇 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/malkan-avylynyn-asyl-zaty-akylly-sabyr-itez-raisa-sizova