💎 Ут белән сак булу күнекмәләрен тәрбияләү, балаларга шырпының уенчык, утның күңел ачу түгеллеген аңлатырга, балаларда янгынның олылар һәм балалар өчен авыр бәла икәнлеген төшендерү максатыннан, «Иминлек. Уттан сак бул» атналыгы кысаларында Сабаның 1нче номерлы "Шатлык" балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде.
💎«Өйдә һәм урамда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре», «Игътибар – электр җиһазлары», «Шырпы – уенчык түгел!», «Янгын сүндерүчеләр хезмәте», «Ут – дусмы әллә дошманмы?» темалары буенча әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар янгын сүндергеч белән таныштылар, янгын чыгуына сәбәп була ала торган предметлар (шырпы, ут кабызгыч, электр җиһазлары һәм розеткаларның җитешсезлекләре) белән таныштылар, куркыныч предметлар, янгын чыгу сәбәпләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар. Ут белән уйнауның нинди зыян китерәчәгенә төшенделәр.