Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

🌺Кояшлы яз иртәсе белән, Туганайларыбыз

🌺Кояшлы яз иртәсе белән, Туганайларыбыз!🌺 Язлар... Язлар... Алып килә назлар, Сихри нурлар сибә дөньяга. Шатлык булып, Илһам булып килә, Бу җанымнан шигъри моң ага. Язлар... Язлар... Йөрәк җилкенүдән Хисләр сыймый күңел ярына! Язлар – ташкын! Аның кочагында Барам тәүге сөю ягына... Язлар... Язлар... Саф мәхәббәт килер, Җанга шатлык нуры таратыр. Сөю-назга, Бәхетләргә төргән Бу язларны һәркем яратыр. Людмила Аланлы📖

🌺Кояшлы яз иртәсе белән, Туганайларыбыз!🌺

Язлар... Язлар...

Алып килә назлар,

Сихри нурлар сибә дөньяга.

Шатлык булып,

Илһам булып килә,

Бу җанымнан шигъри моң ага.

Язлар... Язлар...

Йөрәк җилкенүдән

Хисләр сыймый күңел ярына!

Язлар – ташкын!

Аның кочагында

Барам тәүге сөю ягына...

Язлар... Язлар...

Саф мәхәббәт килер,

Җанга шатлык нуры таратыр.

Сөю-назга,

Бәхетләргә төргән

Бу язларны һәркем яратыр.

Людмила Аланлы📖