Найти в Дзене
Саба таңнары

🌙Пүкәл авылында Ураза гаете уңаеннан Үзәк мәйданда зур бәйрәм чарасы узды

🌙Пүкәл авылында Ураза гаете уңаеннан Үзәк мәйданда зур бәйрәм чарасы узды. Анда күңелле уеннар, дини викторина, спорт ярышлары, аниматор белән ял оештырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Пылау пешеру һәм табын әзерләүдә мәчеткә йөрүче ир-егетлэр ярдәм итте. Бу эшне башлап йөруче Шәйхетдин хәзрәт Мансуров, Мөдәрис хәзрәт Гыймранов. Шулай ук бар халыкка бушка татлы мамык, попкорнны Пүкәл авылы кияве Булат, Илназ өләштеләр. Балалар көне буе карусельдә, батут һәм биек тауда күңел ачтылар. Авыл халкы, кунаклар рәхәтләнеп ял итте бу көнне.

Киләчәктә ил-көннәр тыныч, имин булып, кабат бәйрәм итәргә язсын, дигән теләк белән таралды Пукәл авылы халкы.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10