Яз аена мәкальләрне искә алыйк әле, дуслар! 🌺 Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән. 🌷 Язгы көн ел туйдыра. 🌹 Яз сөрсәң, көз урырсың. 🌺 Язгы хезмәт – көзге хөрмәт. 🌷 Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт. 🌹 Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш. ⚘ Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган. 💐 Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә. 🌸 Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек. 🌱 Язгы көн көендерә, көзге көн сөендерә.