Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан барыгызны да Ураза гаете белән котлыйм! Ураза Гаете Исламда иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе һәм ул толерантлык, кардәшлек, мәрхәмәтлелек билгесе. Исламның тынычлык һәм үсеш дине булуына бер дәлил. Раббыбыз мәрхәмәтенә өмет итеп, эчке бер шатлык һәм җиңеллек белән уразалар тоттык, Аллага шөкер, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ураза тотуның күркәмлеге турында аңлатып, бер хәдисендә әйтә: “Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы”. Бүген мөселманнарның зур бәйрәме, һәркайсыбыз аны дулкынлану белән каршы ала. Чөнки ураза бәйрәме якынлашканда күңелләребезгә ике хис тула. Беренчесе - аның шатлык, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотуыбызга сөенеч. Икенчесе моңсулык, догаларыбыз кабул була торган күркәм айдан аерылу сагышы. Тулырак...
Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан барыгызны да Ураза гаете белән котлыйм
30 марта 202530 мар 2025
1
~1 мин