Найти в Дзене
Кряшены

🏡Мәлки авылының элгәреге тормышы

🏡Мәлки авылының элгәреге тормышы I курс тыңлаучысы Василий Петровның «Цивиль өязенең Иске Тәберде волостена кергән Мәлки авылы керәшеннәре тормышыннан» язмасы (1921 ел)📜 Казан губернасының Тәтеш өязе белән чиктәш Цивиль өязендәге Иске Тәрбит волостена 5 авыл керә: Хуҗахәсән, Иске Тәрбит, Соравыл (Янгизино-Суринское), Иске Кырбаш, Мәлки. Мин Мәлкидә яшим. Тәтеш өязендә дә 4 керәшен авылы һәм 1 мөселман авылы — Чүти (татарчә әйткәндә, исеме — Мишәр) бар. Керәшеннәр яши торган бу авыл Гөбенә елгасының Ырым кушылдыгы ярында урнашкан. Авылыбыздан бер чакрым ераклыкта кечерәк кенә матур урман бар. Урман битендә Иске йорт дип йөртелә торган чокыр урнашкан. Картлар сөйләве буенча, биредә элек Мәлки авылы кешеләренең элгәреге буыны яшәгән. Инешләре кипкәч, алар Ырым елгасы янына күченгәннәр. Бу чокыр янәшәсендә, урман тирәсендә Чуаш капкасы дигән урын бар. Тулырак:👉 https://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/malki-avylynyn-elgarege-tormysy

🏡Мәлки авылының элгәреге тормышы

I курс тыңлаучысы Василий Петровның «Цивиль өязенең Иске Тәберде волостена кергән Мәлки авылы керәшеннәре тормышыннан» язмасы (1921 ел)📜

Казан губернасының Тәтеш өязе белән чиктәш Цивиль өязендәге Иске Тәрбит волостена 5 авыл керә: Хуҗахәсән, Иске Тәрбит, Соравыл (Янгизино-Суринское), Иске Кырбаш, Мәлки. Мин Мәлкидә яшим. Тәтеш өязендә дә 4 керәшен авылы һәм 1 мөселман авылы — Чүти (татарчә әйткәндә, исеме — Мишәр) бар.

Керәшеннәр яши торган бу авыл Гөбенә елгасының Ырым кушылдыгы ярында урнашкан. Авылыбыздан бер чакрым ераклыкта кечерәк кенә матур урман бар. Урман битендә Иске йорт дип йөртелә торган чокыр урнашкан. Картлар сөйләве буенча, биредә элек Мәлки авылы кешеләренең элгәреге буыны яшәгән. Инешләре кипкәч, алар Ырым елгасы янына күченгәннәр. Бу чокыр янәшәсендә, урман тирәсендә Чуаш капкасы дигән урын бар.

Тулырак:👉 https://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/malki-avylynyn-elgarege-tormysy