💞Людмила Белоусованың дусты Венера Гыйбадуллина: «Комсомол елларыннан бергә»
Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре, педагог Венера Гыйбадуллина Людмила Даниловна турында фикерләре.
— Людмила Иванова (Белоусова) белән без 1981 елны Зәй шәһәр комсомол комитетында таныштык. Ул анда оештыру бүлегенә инструктор булып эшкә килде. Ул вакытта мин инде өч елга якын ВЛКСМ шәһәр комитетының 3нче секретаре булып эшли, укучы яшьләр эшенә җаваплы идем.
Беренче көннәрдән үк эшкә башы белән чумды, ник дигәндә, бүлек мөдире, бөтен эшен аңа өеп, бер атнаан ук китеп барды. Ул заманда һәркайсыбыз комсомол эшчәнлегенең мөһимлегенә ихластан ышандык, янып эшләдек.
Ул карьера үсешенә омтылмады, тормышта «җылы урын» эзләмәде, һәр эшне намус белән башкарды. Аның шушы сыйфатлары безне якынайткандыр, мөгаен.
Людмила белән без бер тулай торакта тордык. Соңрак икебезнең дә җырларга яратканыбыз ачыкланды, икебез дә «Умырзая» вокаль ансамбленә йөрдек...
ДӘВАМЫ 👈