Найти в Дзене
Кайбицкие зори

Кайбыч районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Чираттагы очрашуга Олы Кайбычтан Юрий Гусев, Хуҗа Хәсәннән Александр Губеев, Мәлкидән Николай Иванов тормыш иптәше Тамара белән бергә килгән иде. Очрашу барышында Альберт Илгизәрович хәрбиләрнең хезмәт итүләре һәм көнкүрешләре, проблемалары турында сораштырды.

— Сезне туган җиребездә сау-сәламәт күрүемә бик шатмын. Безнең чакыруны кабул итеп, очрашуга килүегез өчен зур рәхмәт. Ялдан соң частьләрегезгә кайткач, үз-үзегезне саклагыз, — диде Альберт Рәхмәтуллин. — Без, үз чиратыбызда, махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә булышырга тырышабыз. Гаиләләрегездә проблемалар булса, без ярдәм кулы сузарга әзер. Шуны белеп торыгыз: сезнең барыгыз да халкыбыз өчен геройлар.

Очрашуда катнашучыларга азык-төлек җыелмасы тупланган пакетлар да бирелде.