ТР Рәисе теләктәшлеге белән уздырылучы фестивальгә быел 25 ел тулды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелә. Фестивальнең район турында 150ләп бала катнашты. Жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, барысын да сәламләп, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде. Балаларның башкару осталыгын гына түгел, чыгышларның үзенчәлекле булуын, эчтәлеге, костюмнар да исәпкә алынды. Алар «Хореография», «Вокал-соло», «Конферанс» номинацияләрендә сәләтен күрсәтте, һәр катнашучы икешәр номер әзерләп килгән иде. Бәйге бию коллективлары чыгышлары белән башлады. Олы Кайбычның «Чәкчәк», Ульянковоның «АйсДиМ», Олы Подберезьеның «Алтын җиделек», Иске Тәрбитнең «Алан», Борындыкның «Мирас», Хуҗа Хәсәннең «Инешкәй» коллективлары берсеннән-берсе матур композицияләр әзерләп килгән. Олы Подберезье мәктәбе укучылары иң активлары иде. Катнашучылар саны буенча аларга җитүчеләр булмагандыр, мөгаен. «Вокал-соло» номинациясендә чы
Сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар «Йолдызлык фестиваленең район турында башкару осталыгы белән аерылып торды
24 марта 202524 мар 2025
1
3 мин