Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Марафон кысаларында Марина Казанцева әбисеннән отып калган ырым-шырымнар, им-томнарны язды

Марафон кысаларында Марина Казанцева әбисеннән отып калган ырым-шырымнар, им-томнарны язды🔮 Халык авыз иҗаты дигәч, кечкенә чактан ишеткән, әби-бабайлардан күчеп килгән, безнең истә калган ырым-шырымнар, имнәүләр, җырлар, такмаклар, әкиятләр, уеннар һ.б. күз алдына килә. 💫Кечкенә бала белән уйнаганда, аны аякка бастырып үчтеки уйныйлар иде: Үчтеки, үчтеки Безнең Марина кечтеки Үсәр әле зур булып, Жыручы кыз булып. Күке, чыпчык Тәрәзәдән очып чык. Маринаның башына май сөрт, Әлүшнең башына бал сөрт,.... Оч та кит! 💫Йоклатканда җырлыйлар иде: А-а-а итә Марина йокыга китә Марина йокыга киткәч, Өйләр тынычлап китә. А-а-а бәбкәсе Кая киткән әнкәсе? Каенлыкка җиләккә Маринага бүләккә. Тулырак: 👉 https://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/elgaredan-kalgan-ysanular-yrular-takmaklar

Марафон кысаларында Марина Казанцева әбисеннән отып калган ырым-шырымнар, им-томнарны язды🔮

Халык авыз иҗаты дигәч, кечкенә чактан ишеткән, әби-бабайлардан күчеп килгән, безнең истә калган ырым-шырымнар, имнәүләр, җырлар, такмаклар, әкиятләр, уеннар һ.б. күз алдына килә.

💫Кечкенә бала белән уйнаганда, аны аякка бастырып үчтеки уйныйлар иде:

Үчтеки, үчтеки

Безнең Марина кечтеки

Үсәр әле зур булып,

Жыручы кыз булып.

Күке, чыпчык

Тәрәзәдән очып чык.

Маринаның башына май сөрт,

Әлүшнең башына бал сөрт,....

Оч та кит!

💫Йоклатканда җырлыйлар иде:

А-а-а итә

Марина йокыга китә

Марина йокыга киткәч,

Өйләр тынычлап китә.

А-а-а бәбкәсе

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә

Маринага бүләккә.

Тулырак: 👉 https://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/elgaredan-kalgan-ysanular-yrular-takmaklar

-2