Кешене гомер буе зур һәм кечкенә, кыргый һәм йорт кошлары чолгап ала. Алар безне үзләренең сайраулары, җырлары белән сөендерәләр, бакчаларны саклыйлар, зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Әмма кошлар да кеше ярдәменә мохтаҗ, бигрәк тә кышкы вакытта азык җитмәгәндә. Балалар планетабызның канатлы вәкилләре, кошлар тормышыннан кызыклы мизгелләр турында белделәр. Чара барышында балалар көз көне нинди кошлар очып китүе, ә кайсылары ел буе безнең белән яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, канатлы кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр. Исемнәрендә кошлар очрый торган әдәби әсәрләрне, әкиятләрне искә төшерделәр. Текстта кошларның исемнәрен эзләделәр, карточкалардан кошларны төзеделәр. «Канатлы дусларыбыз ничек яши», «Кошлар турында кем кайгырта», «Кошлар файда яки зыян китерәме?", "Кошлар ашханәсендә меню", "Ни өчен кошлар саны әзәйде?" уеннарында балалар үз җирлекләрендәге кошларның төрләре турында, тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышының ү