Карендәшләр өмәләргә чыга🌿 ☀️Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән авыл җирлекләрендә язгы санитар чистарту өмәләре башлана. Бу инде үзенә күрә бер матур гадәткә әйләнеп бара. 🏡Тукай районының Мәләкәс авылы. «Өмәдә авыл халкы актив катнаша. Табигатьне саклау, аны чиста тоту — безнең төп бурычларыбызның берсе. Әйләнә-тирәбездә чисталык булганда, үзебезгә дә рәхәт бит»,– дип яза алар. 🏡Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы халкы да акциягә кушылган, клуб территориясен, авылдагы һәйкал янын көздән калган чүп-чардан чистарткан. 🏡Менделеевск районының Монай авылында язгы өмәләрдә мәктәп укучылар да катнашкан. Алар һәйкәл янын җыештырганнар. 🏡Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы «Бергә эшләү файдалы гына түгел, ә күңелле дә. Чиста урамнарны күрү күзләрне дә сөендерә бит», – дип яза алар. 🏡Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Остроленко авылында да өмәнең кызган чагы. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тирә-якны чуп-чардан чистартып, җыештырып чыгарганнар. @tuganaylar_2002