Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

🔹 Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышының Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Герой әтисе» республика

🔹 Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышының Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Герой әтисе» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды! Чараны район башлыгы Рәис Миңнеханов ачты. 🔹Күргәзмәдә Айдар Галиевның улы Айсаф портреты төшерелгән фотосы күрсәтелде. 🔹Чарада Ленар Юнысовны үлгәннән соң "Батырлык ордены" белән бүләкләп, аның тормыш иптәше Ләйсәнгә бүләк тапшырдылар. Шулай ук орден белән ДХР Ясиноват районы Мариновка торак пунктында батырларча һәлак булган Илфат Галимҗанов та бүләкләнде. Орденны аның әти-әнисе алды. Күргәзмәне ачу тантанасында полк командиры Зөлхәбирә Әхмәтшинага рәхмәт хаты тапшырылды. Зөлхәбирә апаның улы Инсаф та махсус хәрби операция кысаларында үзенең хәрби бурычын үти. 🔹 «Герой әтисе» күчмә фотокүргәзмәсе белән танышырга чакырабыз. 🔹 Күргәзмә Саба район мәдәният йортында 8 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Барыгызны да эш көннәрендә 8:00 -17:00 гә кадәр көтеп калабыз! 🔹9-14 апрельдә күргәзмә Шәмәрдән авылы мәдәният йортында оеш

🔹 Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышының Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Герой әтисе» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды! Чараны район башлыгы Рәис Миңнеханов ачты.

🔹Күргәзмәдә Айдар Галиевның улы Айсаф портреты төшерелгән фотосы күрсәтелде.

🔹Чарада Ленар Юнысовны үлгәннән соң "Батырлык ордены" белән бүләкләп, аның тормыш иптәше Ләйсәнгә бүләк тапшырдылар. Шулай ук орден белән ДХР Ясиноват районы Мариновка торак пунктында батырларча һәлак булган Илфат Галимҗанов та бүләкләнде. Орденны аның әти-әнисе алды. Күргәзмәне ачу тантанасында полк командиры Зөлхәбирә Әхмәтшинага рәхмәт хаты тапшырылды. Зөлхәбирә апаның улы Инсаф та махсус хәрби операция кысаларында үзенең хәрби бурычын үти.

🔹 «Герой әтисе» күчмә фотокүргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.

🔹 Күргәзмә Саба район мәдәният йортында 8 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Барыгызны да эш көннәрендә 8:00 -17:00 гә кадәр көтеп калабыз!

🔹9-14 апрельдә күргәзмә Шәмәрдән авылы мәдәният йортында оештырыла.