Найти тему

Агачлар телен өйрәнәм - аңлавы кыен түгел...

Урман һәм кеше-аерылгысыз. Урман-тормыш чыганагы. Үзенең гаҗәеп бай үсемлекләр дөньясы белән тирә-як табигать­нең үпкәсе, кош-кортлар, җәнлекләрнең уртак йорты булып хезмәт итә ул. Андагы һәр агач, һәр куак үзенчә матур, үзенчә сылу. Урманның гүзәллегенә, сафлыгына, серлелегенә сокланмаган кеше юктыр. Ә шагыйрь­ләр, композиторлар урманга, агачларга багышлап күпме җыр язган!

1970 елның салкын декабрь аенда, Иске Ярмәк авылында, Әлфия һәм Рәис Ахматҗановлар гаиләсендә дөньяга килә бүгенге язмам герое. Барлык авыл балалары кебек үк, Рәмис тә, кечкенәдән эшкә өйрә­неп үсә, җәйләрен Сок елга­сында су кереп, балык тотып, кышларын чаңгыда йөреп, чыныгып үсә егет. Балачак, мәктәп еллары шау-гөр килеп үтеп тә китә. Аыл хуҗалыгы һөнәре булыр дип, Сергиевск авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә ул. Бер ел укыган­нан соң, бу минем һөнәр түгел дип уйлый да, армия хезмәтенә китә егет. Ил чиген саклаучы булып хезмәт итә ул. Авылда чыныгып үскән Рәмискә армия хезмәтендә кыен булмый. Ил каршындагы бурыч үтәлгән, егет туган як туфрагына аяк баса. Күп тә үтми, Камышлы районы эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша ул һәм лаеклы ялга киткәнгә кадәр хезмәт итә, үз хезмәтен яратып баш­кара. 2003 елны Чечняда да булырга туры килә аңар. Гаи­ләсе хакына Ходай Тәгалә сак­лагандыр иңде, Рәмисне, исән-сау әйләнеп кайта. Гаиләсе хакына дигәннән, 1994 елда үзенең тиң яры, сөйгәне, Ка­мышлы кызы Зөлфия белән матур гына гаилә корып җибәрә ул. Бүгенгесе көнне дә бик матур, тату гаилә булып тормыш көтә алар. Кайгыда да, шатлыкта да бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яши Ахматҗановлар гаиләсе. Өлкән уллары Казанда яши һәм эшли, Вильсур армиядә хезмәт итә, төпчекләре Данир балалар бакчасына йөри. Мон­нан тыш, алар гаиләсе күп ел­лар инде ятим балалар тәрби­яләү белән дә шөгыльләнә. Өч малай тәрбияләп, олы тормыш юлына озатканнар алар. Бу балалар үз әти-әниләре янына кайткан кебек, кайтып-китеп йөри икән. Үз итмәсәләр, кайт­маслар иде. Бүгенгесе көнне алар гаиләсендә ике кыз бала тәрбияләнә. Алар урта мәк­тәптә укый.

2010 елда Рәмис төп эшен­нән лаеклы ялга чыга. Бер­ничә ел үз хуҗалыгын карап, Зөлфиягә балалар тәрбия­ ләүдә ярдәм итеп яшәгәннән соң, кая да булса эшкә урна­шырга уйлый.

Шулай итеп, моннан сигез ел элек, Рәмис Камышлы ур­ман хуҗалыгына эшкә урна­ша. Урманчылык буенча беле­ме булмаса да, агачлар телен тиз өйрәнә ул, коллективка да тиз ияләнә. Хезмәт- авыр, ты­рыш хезмәт сорый урман белгече-лесовод һөнәре. Табигать хәзинәсе дисәк тә, яшь баланы карагандай карап-тәрбияләп торганны ярата икән шул ур­ман да! Тыштан гына гади хез­мәт кебек: нарат, чыршы күркәсе, имән чикләвеге җыеп, орлыктан үсемлекләрне үстерү урыны-питомниктан яшь үсен­теләрне иллешәрләп бәйләп аласы да, китәсе чиләк күтәреп чокыр-чакыр, тау битләре, юл читләре буйлап. Ә аннан көтә­се... Яшь үсентенең терелеп киткәнен, бөреләнгәнен, яфрак ярганын, җил-давылга, карлы- буранга каршы торырлык агач булып өлгергәнен.

Елның-елында кар эреп, туң җир җебетүгә, иртәнге си­гездән караңгыга кадәр урман эшендә урманчылар. Юл чит­ләренә, урман полосаларына элегрәк утыртылган, әмма үсеп китә алмаган агачлар урынына яңаларын-көчлерәк үрентеләр утыртасы, яңа поло­салар утыртасы.

-2

- Урманчы хезмәтенең җаваплылыгы шунда бит аның: без киләчәк өчен эшли­без. Аз гына ялгышлык җибәрсәң дә, ул алдагы ел­ларда күренәчәк. Урман үсен­теләрен вакытында утырту, рәт араларын сыйфатлы итеп эшкәртү, үз вакытында агач орлыклары җыю, урманны зәгыйфь, авыру агачлардан арындыру, урманчылардан төгәллек һәм тырышлык сорый, - ди Рәмис Рәис улы.

Исәнмесез, тугры дусларым, миләшләрем-сердәшләрем, юкә- ләрем-имәннәрем, чыршыла- рым-наратларым, нечкә билле каеннарым, дип дәшә ул агач­ларга, урманга баргач. Кайва­кыт, уйламаганда, җыр суза:

Керим әле урманнарга,каеннар арасына

Бәлки дәва табалырмын йөрәгем ярасына...

Рәмис җырлый микәнни, моңлы тавышны кайдан алган икән дигән сорау да туар кай- берләрдә. Ә аның әнисен бел­гәннәр, җырлар, булдырыр, Әлфия малае бит ул, дияр. Әлфия апай җырлаганда күз яшен агызучылар, шулай дип уйлар. Әй, моңлы тавышлы иде дә бит, Әлфия апай! Гомерлә­ре генә кыска булды шул...

Агачлар телен өйрәнәм.

Ник кирәк, диясездер.

Шау яфрак ярган чакларын

Сез дә бит сөясездер?!

Агачлар безнең шикелле

Кичереп яши барын,

Бер генә күрмәгән алар

Яңгырын, җилен, карын...

Үзләре миңа сәйлиләр:

Әрнетсә суык кышлар,

Мең дәва икән аларга

Әйләнеп кайткан кошлар.

Нигә мин имән түгел, дим,

Нигә мин каен түгел?!

Агачлар телен өйрәнәм,

А ңлавы кыен т үгел.

Әнә бит алар нәрсә ди:

Каеннан агырак бул,

Тормышта төрлесе була,

Имәннән ныгырак бул.

Менә, танылган шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкова, үзенең шигырендә, Рәмис уйлаган­нарны әйткән дә, салган кебек.

Рәйсә Төхбәтшина.

-3