Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора: • Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар;
• Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама;
• Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү. “Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ветераннар, инвалидлар, инвали