Найти тему

Күктә укылмаса никах - кушылмас һичбер йөрәк

Тигез мәхәббәт... Бәрәкәтле гомер... Туйда әйтелгән теләкләрне тагын-тагын да дәвам итеп булыр иде. Кем белә, бәлки теләкләрнең иң күркәме, мәгънәлесе, адәм баласы өчен иң кирәклесе дә шулдыр әле. Яңа кавышкан, парлы тормышка аяк баскан яшьләр күңеленә хуш килә, өлкәннәр исә аны изге теләк итеп кабул итә. Мәхәббәтле гомер кадерен, йә, кем белмәс?!

Гаилә тормышы-һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар бүгенге язмам геройлары: Гөлсинә апа һәм Марат ага Мусиннар.

Илле елдан артык бер тын, бер сулыш белән, бер җан булып яши алар.

Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. һәркайсыбызның язмыш язган үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, бәхетебезне табарга, оя корырга, очарга килгәнбез. "Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр”-борынгылар әнә шулай җырлаган. Ә борынгылар белми җырламагандыр.

Менә минем язмам геройлары да шундый пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче бик матур гаилә. Бу искиткеч матур гаиләдә булып, эчкерсез, тыйнак кешеләр белән бер сөйләшеп утыруы, үзара мөнәсәбәтләрен күрү үзенә бер рәхәт, үзе бер бәйрәм. Аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре, бер- берсенә ягымлы караш ташлап алулары, йомшак итеп кенә эндәшүләре бер-берсен яратуларын, хөрмәтләүләрен берсүзсез аңлатып тора.

Гөлназ һәм Гүзәл
Гөлназ һәм Гүзәл

Аларның иң зур байлыклары- тырыш хезмәт белән корган тормышлары, үзләре үрнәгендә тәрбияләнеп үскән балалары, мактап, мактанып сөйләрдәй оныклары бар һәм матур итеп үткән хезмәт юллары. Шундый искитмәле язмыш юлларын үтеп, гомерләренең алтын көзенә аяк басканнар алар. Гомер узып, олыгая барган саен, аларның мәхәббәтләре кимемәгән, киресенчә, тагын да арткан, баеган.

Марат, 1952 елда, Вәли ага һәм Мөсәвәрә апа Мусиннар гаиләсендә, гүзәл табигать кочагына урнашкан Дәүләткол авылында дөньяга килә. Башлангыч сыйныфларны туган авылында укып, белем алуын Камышлы урта мәктәбендә дәвам итә. Бик тәртипле малай була ул, яхшы укый. Параллель сыйныфта укучылар белән тәнәфестә бергәләп теннис уйный алар, әйлән-бәйлән . Шул вакытта озын толымлы бер кызны күреп ала һәм гел читтән генә аны күзәтә.

Мәктәптә укыган еллар сизелми дә үтеп китә. Менә соңгы кыңгырау чыңлый, имтиханнар артта кала, чыгарылыш кичәсендә кызны биергә чакыра.

“Мир” колхозына комсомоллар оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнгән егетне партшколага укырга җибәрәләр.

Гөлсинә 1951 елда, Хәят апа һәм Сәйфулла ага Гайнуллиннар гаиләсендә, Камышлы авылында дөньяга килә. Дүрт абыйсының һәм әти-әнисенең бердәнбере булып, сөйкемле, сөекле кыз булып үсә. Абыйлары ышыгында үскән кыз бик горур да була. Мәктәптә алдынгы укучылар арасында да ул, спортны да үз итә, мәктәптә узган башка чараларда да актив катнаша. Урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлаган кызны район мәгариф үзәге Дәүләткол авылына укытучы итеп юллый. Шул елны әкренләп кыз күңелен яулый да инде егет. Марат белән Гөлсинәнең балачак мәхәббәтләре яңадан кабынып китә. Егет кызга тәкъдим ясый. Тик кызның әле берәр уку йортында укып, белем аласы килә һәм ул Куйбышевка китеп медицина училищесына укырга керә, аны уңышлы гына тәмамлап, дипломлы белгеч булып кайтып, хастаханәдә лаборантка булып эшли башлый. Бу 1971 нче ел була.

Шамиль, Юлия һәм Ясминә
Шамиль, Юлия һәм Ясминә

Бер-берсен сынаган яшьләр көз аенда никах укытып, гаилә учагы тергезеп җибәрә. Бик матур гына яшәп китә Мусиннар. Гөлсинә апаның туган йортыннан якын гына йорт алып, аерым яши башлый алар. Сәйфулла ага белән Хәят апаның бердәнбер кызларын ерак җибәрәселәре килми шул! Маратны да үз улларыдай якын итә алар.

Яшь гаиләнең тормышын тагын да ямьләндереп беренчеләре, Гүзәл дөньяга килә. Аннан берничә елдан Юлия, төпчекләре Гөлназ дөньяга аваз салалар. Кызлар өчесе дә сөйкемле, чибәр, тәртипле булып үсәләр, яхшы укыйлар. Әйе, олы мәхәббәттән генә шундый мәхәббәтле балалар туадыр да ул.

Марат ага эшчән, гаилә җанлы, тормыш көтүчән ир булса, Гөлсинә апа гаилә учагын саклаучы, гаиләне тотучы да. “Гаиләне тотучы да, таркатучы да хатын-кыз”,- ди, халык. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ул-Ана дигән исемне горур йөртүче дә, ул-яшәеш нигезе дә, ул- гүзәл зат та, тыйнак та, изге җан да, сабыр да...Хатын-кыз гомер буе өмет-юаныч белән яши: сабый чагында тизрәк үсәсе килә, аннары мәхәббәт ялкынында янып яши, кияүгә чыккач бала үстерәм дип канатлана, балалары үсеп башлы- күзле булгач, оныкларны кайгырта. Әйе, хатын-кыз җилкәсендә күпме гаилә мәшәкате. Өй эшләреннән, бала тәрбияләүдән кала, хатын-кыз ирләр белән иңгә-иң торып хөкүмәт эшендә дә эшли бит әле. Әле ярый аның Мараты чын мәгънәсендә гаилә җанлы, тормыш көтүчән ир. Гөлсинәсенә һәрвакыт терәк булып, ярдәм итеп, җил- давылдан ышыклап яши.

Хөкүмәт эше дигәннән, Марат ага “Мир” колхозы таркалганга кадәр үзәк ток мөдире булып эшләсә, Гөлсинә апа хастаханәдә эшләп лаеклы ялга киткәннәр. Аларның уңышлы хезмәт юллары, хөрмәтле хезмәткәрләр булуы турында җитәкчеләр кулыннан алган бихисап Мактаунамәләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре сөйли. Алар икесе дә Хезмәт ветераннары.

Мусиннарның тормышлары гел ак юллардан гына тормаган. Язмыш аларга хәсрәтнең иң ачысын әзерләгән. Мәхәббәт җимешләренең беренчесен, Гүзәлләрен, мәңгелеккә югалта алар. Самара егетенә кияүгә чыгып, эшендә дә кирәкле хезмәткәр булып, ир бала дөньяга китереп, аңа дөрес тәрбия биреп, ире Шамильне, якыннарын куандырып яшәгән Гүзәлне явыз чир мәңгелеккә алып китә.

Гаиләдәге мөнәсәбәтләр никадәр җылы, нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Шул көч аларга балаларын югалту кайгысын да, авыру-сырхауларны җиңәргә дә ярдәм итә. Бала хәсрәте ата-ананың йөрәк түрендә инде ул, мәңге төзәлмәс яра. Әле аз гына чирләп алсалар да, йөрәк әрни, күңел сызлый, ә монда-балаңны мәңгелеккә югалту ачысы! Үзләре генә беләдер.

Юлия-югары белемле финансист (заведующая сектором экономики и инвестиций м.р.Камышлинский). Тиң яры Шамиль Гыйльманов белән ямьле туйлар уздырып, бик матур гаилә булып яши алар. Тормышлары да мул, бар да җитеш. Бер-берсен табып, яратып кавышканнар икән, мәхәббәтләре гомерле, гомерләре бәхетле булсын. Акыллы, чибәр Ясминәне тәрбияләп үстерәләр алар. Ясминә мәктәптә гел бишле билгеләренә генә укый, әдәби-мәдәни чараларда, конкурсларда катнашып алдынгы урыннарны яулый. Афәрин, Ясминә, дими, ни дисең?! Әти-әниең тигезлегендә, исәнлектә, сөекле, бәхетле кыз булып үсәргә язсын да сиңа, Ясминә, алдагы көннәрдә дә бары тик уңышлар гына елмайсын, дигән теләктә калам.

Гөлназ да, Самарада белем алганнан соң, Камышлыга кайтып эшкә урнашты. Әлегә әти-әнисе янында яши. Дөрес, Мусиннарның төпчек кызларын яннарыннан җибәрәселәре килми. “Камышлымнан да гүзәл урын юк, ә тиң ярым итеп мин әтиемә охшаган егетне очратсам иде, диеп телим , ди, Гөлназ үзе. Ходай Тәгаләнең: “Амин”, дигән чагына туры килсен.

Көтеп алган беренче оныклары турында язмасам, язмам тулы булмастыр. Ренат-математика фәннәре кандидаты, дөньякүләм олимпиадалар, конкурслар җиңүчесе.

Бүгенгесе көнне Мәскәүдә яши һәм эшли. Чит илгә дә дәшкән булганнар, ләкин Ренат үз илен сайлаган. Сөйгәне, Самара кызы, татар кызы Юлия белән гаилә корган.

Мусиннар гаиләсе әле тагын озын-озак еллар бәхетле тормыш юлын дәвам итсә иде. Балалары, оныклары яхшы хәбәрләр, изге гамәлләр белән генә сөендереп, шатландырып торсалар иде. Амин! Дини йолаларыбызны үтәп, биш вакыт намазын укып, уразасын калдырмый яшәгән бу гаиләне Ходай Тәгалә сакласын һәм якласын, берүк, дигән теләктә булыйк!

Рәйсә Төхбәтшина. Фоторәсемнәр гаилә архивыннан алынды.