Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте хәбәр иткәнчә, Пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады. Ата-аналар хәзер шулай ук балаларны шәхси укытучыларда укыткан һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен ана капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ана капиталын физик затларның хезмәт күрсәтүләренә ике шарт үтәлгәндә кулланырга мөмкин. Беренчесе - килешү төзегән кешенең шәхси эшмәкәр статусы булу. Мондый очракта үзмәшгульлек сыйфатында теркәлү генә җитми. Шуңа күрә капитал акчасын һөнәри керемгә салым түләүче яки гомумән беркайда да теркәлмәгән шәхси репетитор хезмәтенә түләүгә тотарга ярамый. Икенче шарт - эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә дәүләт
Татарстанлылар индивидуаль эшмәкәрләренең балалар укыту һәм карау хезмәтләре өчен ана капиталы белән түли ала
25 августа 202225 авг 2022
2 мин