2022-23 уку елында тугызынчы сыйныф укучылары тапшырган төп дәүләт имтиханнары алынган белемнәрне гамәли куллануга юнәлеш бирү ягына сизелерлек үзгәрәчәк. Әйтик, физика һәм химия буенча имтиханнар лаборатор тәҗрибәләр белән тулыландырылачак, ә информатика буенча тестлаштыру презентация булдыруны күздә тота. Урыс теле буенча БДИ биремнәре 15тән 9га кадәр кимеде, ләкин алар шактый катлауланды. Укучылар төрле жанрдагы текстларга: көндәлекләргә, рецензияләргә, очеркларга инша язачак. Ә математика биремнәренә бакча, гараж яки башка объектлар булган дача участогы планын расшифровкалау кертелер. Шулай ук төзелеш һәм бизәү материаллары күләмнәрен исәпләү дә тестларга өстәлергә мөмкин. 11нче сыйныф укучылары имтиханнарының эчтәлеге үзгәрмәячәк диярлек. Әмма корректировкалар технологик җиһазларда көтелә. Документларны ялган рәвештә алыштыру яки имтиханда башка кеше катнашуны булдырмау максатыннан һәм укучыларның йөзләрен төгәл тану өчен нейрочелтәрләр кертү планлаштырыла. Шулай ук "акыллы" җиһаз