“Китап” радиосының “Мин матурлык эзләп йөрим...” әдәби-музыкаль автомарафоны республиканың районнарында һәм шәһәрләрендә булып, Чирмешәнгә дә килеп җитте. -Радионың социаль челтәрләрендә махсус тавыш бирү процессы бара. Безне күрергә теләгән һәркем шул аккаунтларга кереп, үз районы өчен тавыш бирә ала. Күбрәк тавыш җыйган районнарга, шәһәрләргә юл тотабыз. Әлегә кадәр Чирмешәндә булганым юк иде. Бик матур як, сездә ниндидер аерым бер энергетика сизелә, - диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова. – Безне җылы каршылаганыгыз өчен рәхмәт. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ярдәме, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче башка милләтләр вәкилләренең туган телләрен саклау буенча комиссия белән оештырылган әле акциянең - проектның төп максаты – «Китап” радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. - Безне дә үз маршрутларына керткәннәре өчен, ради