(юмореска)
Баш – кешегә бик кирәк әйбер. Фән инде исбатлады – аның эчендә ми бар. Шул мидә уй-фикерләр бар икән... Кызык бит чынлап та!..
Баш ию – бу органның иң гүзәл сыйфатларыннан берсе. Баш ию белән тугрылыгыңны, куркаклыгыңны, ялагайлыгыңны, наданлыгыңны берьюлы күрсәтеп була.
Башның тышкы ягында чәч үсә. Вакыты җиткәч коела. Бик күп еллар баштагы процесслар һәм тышкы яктагы чәчләр арасында бәйләнеш бар дип саналды. Ләкин хәзер моңа караш үзгәрде. Пеләш депутат белән куе чәчле депутат арасында әллә ни аерма юк. Пеләш башка сугасы килә, куе чәчлесен чәченнән тотып сөйрисе килә.
Шунысы гаҗәп – баш һәр кешедә бар. Һәркемнең башы эшли. Нишлидер ул – белгән юк. Ләкин ул эшли! "Аның башы эшли..." диләр. Ярый әле кешедә ике баш түгел... Әллә ниләр эшләнелер иде.
Башның проектында бер җитешсезлек сизелә. Кызганычка каршы, ул салына торган түгел. Аны резьбалы яисә болтлар белән беркетә торган итеп ясарга кирәк иде... Без инде күптән алга киткән булыр идек. Мәсәлән, шул ук депутатлар ызгышканда, берәрсе мәгънәсез сүз сөйләсә, тотасың да башын борып аласың... Башы бераз суына да, кире утыртасың. Ләкин аның өчен парламентта слесарьлар бүлеге кирәк булыр иде. Элегрәк ул эшне НКВД бик яхшы башкарган, ди.
Аллаһы Тәгалә башны дуңгызга да биргән... Бу кешене бераз кимсетә шикелле. Шундый затлы әйберне дуңгызга бир инде... Мөгаен, шуңа күрәдер кайбер кеше белән дуңгыз арасында аерма бик күренми.
"Башны кая куярга белмим" диләр. Чөнки баш кешегә тынгылык бирми. Үзен капларга кыйбатлы бүрек сорый... Үзе өч тиенлек булса да.
Баш булмаса, яшәү бик кызык булмас иде. Ул бит әле сугыш коралы да. Сугышканда баш белән сугу бар. Шунысы кызык: боксёрларга билдән түбән сугу тыела, ә башны уникешәр раунд төяргә ярый. Җенес органнары башка караганда әһәмиятлерәк микәнни? Һич тә алай түгел. Баш ул бик чыдам нәрсә. Баш түзә ул! Баш кешегә бик кирәк!
Ишекләрдән иң беренче баш тыгыла. Күз, колак, авыз, борын башта урнашканнар. Бу аның әһәмиятен тагын да арттыра. Күккә иң якын нәрсә дә – баш! Юкка гына гәүдәнең иң өске өлешенә куелмаган ул. Башны әле өйрәнәсе бар. Һәрбер баш үзенчәлекле. Башның размерлары төрле булуы да юкка түгел. Юләр кешенең башы кайвакыт шундый акыллы фикер уйлап чыгара. Хәтта президентның башына да килә алмый мондый фикер. Ә президент кайвакыт юләр кешенең башына сыймаслык нәрсәләр эшли. Бәлки, президент башы янәшәсендә дивана кешенең башы да булырга тиештер. Элек корольләр, патшалар үзләре янында тиле шамакайларны юкка тотмаганнардыр.
Җитәкчеләребез янында теләсә нәрсә сөйләүче тилеләр булса, җитәкчеләрнең диваналыгы да бик күзгә күренмәс иде.
Мин бу сүзләрне аптыраганнан әйтәм инде. Миндә дә бит баш бар. Димәк, миндә дә әллә нинди уй-фикерләр туа. Минем баш та башкаларныкыннан ким түгел. Шуңа күрә минем башымда акыллы фикерләр дә, акылсыз фикерләр дә була. Нишләтим инде мин ул мескен башымны?!
Зөлфәт Хәким