Пенсия фондына телефон аша консультация сорап мөрәҗәгать иткән татарстанлыларның 50% ы кодлы сүз кулланды. Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, алган түләүләр турында персональ консультация алу өчен Россия Пенсия фондының Бердәм Контакт-үзәге телефонына шалтыраткан татарстанлыларның 50% проценты кодлы сүз кулланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бердәм контакт-үзәк операторларыннан һәм Пенсия фонды белгечләреннән гомуми пенсия һәм социаль мәсьәләләр буенча консультацияләрне телефон аша алырга мөмкин. Шул ук вакытта гражданнарның шәхси мәгълүматларын, мәсәлән, пенсия яки социаль пособиеләрнең күләме, шәхси счетның торышы яки ана капиталының калдыгы турында белешмәләрне хезмәткәрләр шәхесне идентификацияләгәннән соң гына бирә ала. Мондый мәгълүмат алу өчен фондның клиент хезмәтенә бару мәҗбүри түгел. Кодлы сүз куеп, шәхси мәгълүматны тиз һәм гади – шалтырату буенча алырга мөмкин булачак. Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда өс
Пенсия фондына телефон аша консультация сорап мөрәҗәгать иткән татарстанлыларның 50% ы кодлы сүз кулланды.
19 июля 202219 июл 2022
1 мин