Найти в Дзене
Роберт Фатхиев

Башкортостан- центр мира

Туган ягым – дөнья үзәге Урал, әгәр гомумкешелек күзлегеннән уйлап карасаң, чынлап та, Җир шарындагы уникаль, тиңдәше булмаган төбәк булып тора. Биредә Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизацияләре кисешә, Ислам, христианлык һәм мәҗүсилек диннәрен тоткан халыклар яши, бер-берсен баета. Ул гына да түгел, фәндә инглиз-сакс төркеменә караган телләрнең нәкъ Уралда, башкорт теле йогынтысында формалашуы турында да фараз бар. Ә инде биредә яшәүчеләрнең милләтара аралашу теле булган рус теленең роман-герман телләре белән бер үк һинд-европа гаиләсенә каравы туган төбәгебезнең дөнья үзәге булуы турындагы фикерне тагын да ныгыта төшә. Православиедә мученик-изге булып танылган соңгы кеше – патша Николай II нәкъ биредә һәлак ителүе дә, азат Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинның Уралда тууы да – әлеге төбәкнең Русия тарихында аерым урын алып торуына бер дәлил. Гомумән, Русиянең ерак тарихын Мәскәү Русе белән генә чикләү зур хата булыр иде. Әлбәттә, Мәскәү кенәзлегенең борынгысында данлы һәм фаҗигале

Туган ягым – дөнья үзәге

Урал, әгәр гомумкешелек күзлегеннән уйлап карасаң, чынлап та, Җир шарындагы уникаль, тиңдәше булмаган төбәк булып тора. Биредә Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизацияләре кисешә, Ислам, христианлык һәм мәҗүсилек диннәрен тоткан халыклар яши, бер-берсен баета. Ул гына да түгел, фәндә инглиз-сакс төркеменә караган телләрнең нәкъ Уралда, башкорт теле йогынтысында формалашуы турында да фараз бар. Ә инде биредә яшәүчеләрнең милләтара аралашу теле булган рус теленең роман-герман телләре белән бер үк һинд-европа гаиләсенә каравы туган төбәгебезнең дөнья үзәге булуы турындагы фикерне тагын да ныгыта төшә. Православиедә мученик-изге булып танылган соңгы кеше – патша Николай II нәкъ биредә һәлак ителүе дә, азат Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинның Уралда тууы да – әлеге төбәкнең Русия тарихында аерым урын алып торуына бер дәлил.

Гомумән, Русиянең ерак тарихын Мәскәү Русе белән генә чикләү зур хата булыр иде. Әлбәттә, Мәскәү кенәзлегенең борынгысында данлы һәм фаҗигале вакыйгалар бихисап, ләкин Татарстан, Башкортстан, Удмурт Республикасы, Оренбург, Пермь һәм башка төбәкләр тарихыннан тыш, Русиянең үткәнен бар тулылыгы белән күз алдына да китереп булмый.

Әйдәгез, Көньяк Уралның данлы һәм шанлы тарихына караш ташлыйк. Бүген ул Башкортстан Республикасы, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләрен берләштерә. Урал җирлегендә кеше таш гасыр чорыннан бирле яшәгән. Моның ачык дәлилен без Башкортстанның Бөрҗән районында урнашкан Шүлгәнташ мәгарәсендә сакланып калган сурәтләрдән күрә алабыз. Башкорт халкының борынгы эпосы “Урал батыр” да нәкъ кешелекнең таңы турында сөйли. Биредә Урал изгелек символы булып тора – ул Дөнья гармониясе хакына мәңгелек тормыштан баш тарта. Биредә Урал цивилизациясенең төп рухы, принцибы, фәлсәфәсе чагылыш таба. Янбикә белән Янбирдене тулы хокук белән кешелек тарихының башында торучы Адәм белән Һәвага тиңләргә мөмкин. Бу сюжет һәм геройлар Урал цивилизациясенең борынгылыгын раслаучы бер күрсәткеч булып тора. Башкорт курае исә кешелекнең иң борынгы музыкаль уен коралы ул.

Уралдагы борынгы кеше алга таба тимер эшкәртергә өйрәнә, аңардан сугыш һәм хезмәт кораллары ясый, ат һәм башка хайваннарны ияләштерә, тирмә уйлап чыгара һәм, нәтиҗәдә, кабатланмас күчмә цивилизация тудыра.

Тора-бара нәкъ Уралда иген эшкәртү белән шөгыльләнгән утрак авыл һәм һөнәрчелекне яшәү рәвеше итеп сайлаган шәһәр цивилизацияләре барлыкка килә. Бу хакта әлегә кадәр серләрен ачып бетермәгән Аркаем, археологик тикшеренүләр алып барылган Уфа-II, фин-угыр шәһәрчекләре сөйли.

Көньяк Урал һәм Идел буе территорияләрендә барлыкка килгән беренче дәүләт Скиф-Сармат империясе була. Көче ягыннан ул борынгы Персиядән, Александр Македонский чорындагы Эллиннар империясеннән һич калышмаган. Соңрак һинд-европа кабиләләре Көньяк Урал һәм Идел буеннан күчеп китеп, Европа һәм Һиндстан территорияләрен басып алалар, арийларның бер өлеше үз җирендә кала.

Скиф-Сармат цивилизациясенең бөеклеге турында Оренбург курганнарында профессор-археолог Анатолий Пшеничнюк тарафыннан табылган “Сармат алтыны” сөйли. Үзләренең зәркән осталыгы ягыннан бу әйберләр дөнья мәдәниятенең иң югары өлгеләре булып торалар. Алар бүген Башкортстанның археология һәм этнография музеенда саклана. Соңга таба Көньяк Урал һәм Идел буенда Бөек Һун, Төрки каһанлыклар, Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан, Нугай, Себер ханлыклары урнаша. Аларның һәркайсы кешелек тарихында кабатланмас эз калдыра.

Башкорт халкы бирегә һун кабиләләре составында VI гасырда килеп төпләнә. Ул урындагы фин-угыр кабиләләре тормышына күчмә җәмгыять атрибутларын һәм мәдәниятен кертеп җибәрә, югары цивилизация үрнәге булган Болгар дәүләте халкы белән икътисади-мәдәни бәйләнешләр урнаштыра. Шул рәвешле, үзенчәлекле, төрле тормыш рәвешен, мәдәниятләрне берләштергән синтез туа.

Икеяклы мәдәни бәйләнешләрнең иң югары үрнәге итеп, һич икеләнмичә, Кол Галинең 1233 елда язылган “Кыйссаи Йосыф” поэмасын исәпләргә мөмкин. Ул татар һәм башкорт әдәбиятларының гына түгел, бөтен дөнья әдәбиятының “алтын фонды”на керә.

1557 елда үз ирекләре белән Русия дәүләтенә килеп кушылгач та, башкортлар үз милли асылларын, телләрен, диннәрен, мәдәниятләрен, ә иң мөһиме, күңелләрендә дөрләгән азатлык рухын югалтмый. Алар көчләп чукындыруга да бирешмиләр, башкортлар арасында крепостнойлар да булмый, алар үз асабалык хокукларын саклап калалар, җирләреннән беркайчан да баш тартмыйлар. Легендар Алдар батыр, Карасакал, Салават Юлаевларның исемнәре, башкорт халкының гаделлек идеалларын даулап көрәшүчеләр буларак, мәңгелеккә тарих ташларына уелып калган. Аларның эшен ХХ гасыр башында күренекле галим, сәясәтче Зәки Вәлиди һәм аның көрәштәшләре дәвам итә. Муса Мортазин, Шаһит Ходайбирдин кебек фидакярләр шушы көрәштә башларын салалар.

Хәзерге Русия Федерациясе территориясендә беренче булып 1919 елда Башкорт автономиясе оешуы да күп нәрсә турында сөйли. Автономиянең үз Хөкүмәте, хәтта Кораллы көчләре дә була. Бүген без тулы хокук белән, Башкортстан Русия дәүләтенең федератив корылышына нигез салды, дип әйтә алабыз.

Гомумән, Башкортстан, аның халкы турында сөйләгәндә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның үлемсез юллары хәтергә төшә:

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез!

Бу сүзләрне туган ягымның икътисады да, мәдәнияте дә раслый. Мәсәлән, XVIII гасырда Петербург тау институтын оештыру эше башында гайнә башкорты Исмаил Тасимов тора; ХХ гасырда Башкортстан дөнья мәдәниятенә бөек биюче Рудольф Нуриев белән бөек шагыйрь Мостай Кәримне бирә.

Ә инде Башкортстанда яшәүчеләрнең хәрби каһарманлыгы күпләргә үрнәк булып тора. Шуны гына әйтим, Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар саны буенча республикабыз илдә иң беренче булган. Күкрәге белән дошман амбразурасын каплап һәлак булган Александр Матросов (чын исеме – Шакирҗан Мөхәммәтҗанов), башкорт атлыларын алга әйдәгән легендар генерал Миңнегали Шайморатов, фашист рейхстагына беренче булып Кызыл Байрак кадаган татар егете Гази Заһитовларның исемнәре халык күңелендә алтын йолдыз булып яна.

Совет чорында БАССРда авыл хуҗалыгы, машиналар җитештерү, нефть-химия сәнәгате аеруча зур үсеш кичерде. Халкыбызның хәрби каһарманлыгына алмашка хезмәт фидакярлеге килде. Нәтиҗәдә, республика дүрт орденга лаек булды. Мәгариф һәм мәдәният үсеше ягыннан да ул илдә иң үсешкән төбәкләр исемлегенә керде.

ХХ гасыр ахырындагы үзгәртеп кору дәверендә дә, аннан соң да Башкортстан сәяси һәм икътисади тотрыклылык үрнәге булды. 2014 елда Уфада үткән ШОС һәм БРИКС илләренең халыкара саммиты, быелгы Халыкара балалар уеннары республикабызның Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылу яулавын билгеләп торалар.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: башкорт җанында кыю сугышчы да, хисле шагыйрь дә, хикмәтле философ та, тирән галим дә, тугры дус та, оста сәүдәгәр дә, кулыннан бар эш тә килә торган һөнәрче дә – кыскасы, барысы да сыешкан. Шуңа күрә дә, туган ягым – минем өчен дөнья үзәге...

Рабит ФӘТХИ,

тарихчы һәм шагыйрь.

"Тулпар" журналында басылды.