Лениногорск шәһәре һәм районының күрке булган, тирә-як районнарга, хәтта республика күләмендә дә дан тоткан гармунчылар, бик күбәү булмасалар да, үзебездә дә бар. Аларның берсе – районыбызда булган барлык авылларның диярлек сәхнәләрен гөрләтүче, милли бәйрәмнәребезне үзененең чыгышы белән ямьләндерүче Марсель Зарипов Элек-электән гармун уйнарга оста булган кеше аерым бер дәрәҗәле урын алып торган. Аклы-каралы гармун сәдәфләреннән, күз күреме җитмәслек тизлектә бармакларын уйнаткан гармунчы бөтен бәйрәмнәрнең уртасында, ә кызларның йөрәгендә булган. “Гармунчыны ялындырмыйча гына мәхәббәт учагына салып булмый” дигән төшенчә юктан гына килеп тумаган инде. Таныштырган-кавыштырган гармун Гармун күрсә, аны тизрәк кулына алып, шыгырдатырырга омтылган, аз-маз булса да көйләр уйнаучылар аз түгел-түгелен, әмма “оста гармунчы” дигән исемгә , аеруча авыл җирендә, бөтен кеше дә лаек була алмый. Оста гармунчы таныш булмаган җырны башкаручыга җиткереп, көйнең беренче ноталарыннан ук кушылып китә алг
Лениногорскида милли бәйрәмнәребезне үзененең чыгышы белән ямьләндерүче Марсель Зарипов
11 июля 202211 июл 2022
2 мин