Найти тему

Каргыш

Интернет челтэреннэн
Интернет челтэреннэн

Сигезенче булек.

Ильсиярнен кузенэ ак-кара куренмичэ, оендэ кия торган аяк киеме белэн урамга чыгып йогерде. Ул узенен кая барганын да онытып юл буйлап чапты. Шулвакыт такси машинасы туктап:

-Апа, сез ашыгасыз, курэсен. Утырыгыз, машинада илтеп куям. 

Ильсияр ике уйлап тормыйча машинага утырды да хаттагы адресны курсэтте.

-Бу бик ерак тугел, 10 минут дигэндэ барып житэбез. 100 сум бирсэгез шул житэ.

Ильсияргэ бу 10 минут бик озак сыман тоелды. Ул узенен газиз баласын уз узенэ кул салудан коткарып калуына ышанды. 

Машина туктау белэн кесэсендэ булган 500йозен чыгарып салды да кызы яшэгэн ойгэ табан юнэлде. Анын бэхетенэ подъезддан чыгып килучелэр булды, тиз генэ баскычлардан йогереп менеп 67 фатирны эзлэп тапты. Ишекнен тоткасын борып узенэ табан тартуга ишек ачылып китте. Томаланган кузлэре белэн кызын эзли башлады. Карауатта кечкенэ ак торгэк ята. Ильсияр акрын гына якынлашып торгэкне ачты. Анда доньяга килеп бер атна да яши алмаган оныгы ята иде. Куз яшьлэренэ буылып башка булмэлэрне карап чыкты да юыну булмэсенен ишегенэ урелде. Ишекне ачу белэн йозен кулы белэн каплады да коридорга чыгып ярдэм сорап кычкырды. Ике фатирдан куршелэре йогереп чыкты. Ильсияр аларга кул белэн юыну булмэсенэ курсэтте. Алар Ильсиярнен йозеннэн куркыныч хэл булуын анлап зур адымнар белэн Мэликэнен фатирына керделэр. Бер куршесе полициягэ шалтыратты. Озак та утми, фатир полиция хезмэткэрлэре hэм ашыгыч ярдэм курсэту эшчелэре белэн тулды. 

Тикшерулэр озакка сузылмады. Мэликэ кеше кулыннан тугел, уз телэге белэн бу доньяны ташлап киткэн иде. 

Баласы белэн оныгын жирлэгэч, кызы язып калдырган хатны алып югарырак булган полиция булегенэ морэжэгать итте. Зур тикшеру башланды. Камералардан карап Мэликэнен гариза язуы расланды. Ильдусны тиз танып алды Ильсияр, гариза язырга беренче тапкыр килгэндэ тэрэзэ артында Ильдус утыра иде. Ильдус ахырда уз гаебен таныды, аны зур вакытка ирегеннэн мэхрум иттелэр. Ильсияргэ бераз жинел булып киткэн сыман тоелса да,анын кунелендэ зур кара бушлык барлыкка килде. Ут чэчеп торган карашлары сурелде. Бик еш Исмэгыйлне искэ ала башлады. 

Эминэ дэ апасыз калганнан сон бик нык узгэрде. Кунеленэ урын тапмыйча, энисе янына кайтты. Мэликэнен сонгы шалтыратуын исеннэн чыгара алмады. "Эхх, шул вакытта хэллэрен сорап, ярдэм тэкьдим иткэн булсам,бэлки буген ул исэн булыр иде" дип уйлады ул. 

Кичлэрен Ильсияр белэн Эминэ уткэнне искэ алып, авылда яшэгэн вакыттан калган якты мизгеллэрне сагынып утырдылар. 

-Этиенне дэ курэсе килэ... Ул да укенэдер инде. Анын улы кайларда йори икэн? Исэн-саумы икэн... Эххх, улын булса да курергэ иде! Бэхетсез бала, эти-энисез усергэ мэжбур булды.-дип Эминэгэ кунелен ачты. 

Вакыт утэ торды. 

Ильсияр вокзалда уз сменасын ябып тапшырды да, урамга чыкты. Скамейкада бер ир утырып йоклап киткэн. Ильсияр анын янына барып кесэсеннэн тошкэн документларын жирдэн кутэрде дэ, ир кешене уятырга кереште. Бу ир заты ни булганын, кайда икэнен дэ анламыйча кочкэ-кочкэ кузлэрен ачты.

-Сезнен документларыгыз жиргэ тошкэн. Эчке кесэгезгэ салып куегыз, югалырга момкин, -дип Ильсияр документларын сузды. 

-Рэхмэт сезгэ,.... Кем дип дэшергэ була? 

-Ильсияр

-Рэхмэт сезгэ, Ильсияр. Мин Исмэгыйл булам. 

Бер минутка тынлык урнашты. 

Ильсияр белэн Исмэгыйл куп газаплар кургэн монсу кузлэрен бер берсенэ тобэп бераз карап тордылар да, кулларынын сузылганнарын узлэре дэ сизмичэ, бер суз дэшмичэ кочаклаштылар.

-Эйдэ кайтып сойлэшик, сойлэр сузлэр шактый куп. Чэй булса да эчеп,кызынны куреп китерсен, -дип Ильсияр Исмэгыйлне уз оенэ чакырды.

Ойгэ кайтып остэл артында уткэн гомерлэрен , кайгы-хэсрэтлэрен уртаклашып утырып кич житкэнен дэ сизми калдылар.

Ишек ачкан тавыш ишеткэч кенэ стенадагы сэгатькэ карап колештелэр. 

Эминэ ишектэн керу белэн ят аяк киемен куреп урелэ-урелэ аш булмэсенэ карады. Исмэгыйл ничэ еллар курмэгэн кызыннан ни котергэ дэ белми, кыюсыз гына Эминэнен каршысына чыгып басты.

-Саумы, кызым... 

Эминэ кузлэрен тутырып карап торды да этисен кочып уксеп елады. 

-Мин сине шундый коттем, эти. Калдырма безне бутэн. 

-Ант итэм, кызым, гомер ахырына кадэр аралашып яшэрбез.Мин дэ сезне бик юксындым... 

Эминэ дэ кулларын юып остэл артына утырды. Бэлэкэй чакта булган кызыклы хэллэрне искэ тошереп бергэлэшеп колделэр.

-Синен Мэдинэ апа белэн улыгыз бар дип ишеткэн идем, ул кайда сон? 

Исмэгыйл гаепле карашын тэрэзгэ тобэп:

-Белмим,кызым.Мине эле ойгэ кайтып килуем генэ. Камильне эзлэп табу минем бурычым. Мин ана да тиешенчэ эти була алмадым. 

-Ярый, вакыт куп, очрашулар алда эле. Мин буген иптэш егетне эни белэн таныштырырга уйлаган идем. Сезнен икегез дэ ойдэ булу бик яхшы булды эле. Ул шушы сэгаттэ килеп житергэ тиеш. 

-Кызым, ник алдан эйтмэден?!Эзерлэнгэн булыр идем. Син бит очрашып йоргэн егет юк дигэн иден,-дип Ильсияр тиз генэ остэл эзерли башлады.

-Сине борчымас очен эйтмэдем,эни. 

Шулвакытта ишек кынгыравы шалтырады. 

Ишек артында сойкемле, озын буйлы егет ике чэчэк бэйлэме тотып басып тора иде. 

-Дустым, тургэ уз. 

Егет чэчэк бэйлэменен берсен Эминэгэ, икенчесен Ильсияргэ сузды. 

-Таныш булыгыз,бу минем дустым-Камиль. 

Ильсияр белэн Исмэгыйл сузсез калды. Урнашкан тынлыкка жан кертеп Эминэ суз башлады:

-Ае,эти, эни! Сез дорес анладыгыз. Бу эти синен улын. Эни бервакыт аны курэсе килэ дип сойлэгэч мин Камильне эзли башладым. Эзли торгач таптым бит! Энигэ сюрприз ясамакчы идем. Бэлки бераз кунеле кутэрелер дип уйладым. Без Камиль белэн уртак тел тиз таптык. Аны, этине ирегеннэн мэхрум иткэннэн сон, бик итагатьле яхшы гаилэ узенэ алган булган. Калганын узе сойлэр, болай да артыгын сойлэдем инде-дип Эминэ елмаеп куйды. 

Камиль дэ аптырап басып торды:

-Эминэ, син нигэ этинен дэ монда буласын эйтмэден? Мин эниен генэ ойдэ дип уйлаган идем.

-Этинен монда икэнен узем дэ синнэн бер сэгать элек белдем-дип колде Эминэ. 

Исмэгыйл улына кул сузды. Камиль этисен кулыннан кысты да узенэ тартып кочаклап алды. 

-Мин куптэн тугел авылга кайтып килдем. Минем туган нигеземне, энине курэсе килде. Кызганычка каршы, энине курэ алмадым-берничэ ел элек эчкечелекне йорэге кутэрэ алмыйча улеп киткэн. Каберенэ барып килдем. Аннан курше эби янына кердем. Ул бик куп синен турында сойлэде,эти. Мин чын кунелемнэн сина рэхмэтлемен, эти. Авылдан килгэч синен янга барып килермен дип уйлаган идем, язмыш узе очраштырды бит. 

Барсынын да кузлэре яшьлэнде. Эминэ яшьлэрен сортеп:

-Камильне ничэ сэгать бастырып торабыз?! -дип шаярткач кына барсынын да кэефлэре кутэрелеп остэл артына утырдылар. 

Берничэ ел вакыт утте. 

Камиль торган ой каршында бик куп кеше, куп машиналар жыелган. Исмэгыйл белэн Ильсияр кулга кул тотынышып басып торалар. Исмэгыйл бик тырышса да куз яшьлэрен тыя алмады. Ильсиярнен дэ кузлэреннэн тамчы тамчы яшь тэгэрэде. Алар янында кызлары Эминэ белэн кияулэре басып тора. Барысынын да карашлары Камильгэ тобэлгэн. Йомры уртасында кар бортеклэредэй кияу белэн кэлэш вальс бии. Бу Камильнен ин бэхетле коннэренен берсе-анын туй коне иде. 

Тэмам.