Интернет аша сату-алу иткәндә, бары тик сатып алучылар гына алдана дип әйтү - дөреслеккә бөтенләй туры килмәс иде. Ни дә булса сатырга теләп, белдерү бирүчеләрнең мошенникларга юлыгу очраклары шактый. Шушы көннәрдә генә тагын бер лениногорскилы эчке эшләр бүлегенә, үзенең ялган сатып алучы корбаны булуы турында хәбәр иткән. Полициягә мөрәҗәгать итүче 26 яшьлек кыз, популяр сайтта смарт-сәгать сату турында белдерү урнаштырган булган. Берничә көннән соң аңа, әлеге тауарны сатып алырга ниятләүе турында, таныш булмаган берәүдән хәбәр килгән. Язышу барышында сатып алучы, смарт-сәгатьне илтеп бирү сервисы аша рәсмиләштерергә тәкъдим иткән һәм кыз ризалашкан. Ул сатып алучы җибәргән сылтама буенча узып, үзенең банк картасының барлык реквизитларын да язып җибәргән. Озак та үтми сәгать сатучының картасыннан акчалар билгесез исәпкә күчерелгән. Сатып алучы, тагы да күбрәккә өметләнептер, мөгаен, бераз вакыт сайттан югалмыйча торган, лениногрскилы кызны, бу техник хата гына дип, тынычландырг
Лениногорск кызы сәгать сатам дип, мошенникка юлыккан
7 июля 20227 июл 2022
1 мин